Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөмбә җыябыз: агулансаң нишләргә һәм ничек сакланырга?

Көз - гөмбә җыю чоры. Әмма гөмбәләрне белеп җыярга һәм тиешенчә эшкәртергә кирәк. "Урман ите"ндә азотлы матдәләр, бигрәк тә аксым күп. Минераль тозлардан фосфорның микъдары гөмбәдә балыктагыдан аз гына калыша. Башка азык-төлеккә караганда гөмбә белән агулану күпкә куркынычрак. Агулы гөмбә организмга аз гына микъдарда кергәндә дә үлемгә китерергә мөмкин.

Ашарга яраклы гөмбәләр дә бөтенләй үк зарарсыз түгел. Экология чиста булмаган урыннарда үскән гөмбәләр барлык химикатларны, токсиннарны үзенә туплый, ашаганда агулану китереп чыгара. Шуңа күрә үзегез танып белгән ашарга яраклы гөмбәләрне җыйганда яки сатып алганда да сак булыгыз.

Гөмбә белән агулануның беренче билгеләре 30-40 минуттан соң күзәтелә: селәгәй бүленеп чыгу арта, күздән яшь ага, саташу, галлюцинация күренешләре башлана, күз күрүе начарлана. Төссез поганка һәм кәҗә гөмбәсе белән агуланганда, 6-12 сәгатьтән соң ашказанында көчле авырту барлыкка килә, күңел болгана, кеше туктаусыз коса башлый. Поганка һәм чебен гөмбәсе белән агуланган очракта симптомнар охшаш була: көчле сусау, көзән җыеру, бөер һәм бавыр эшчәнлеге кискен бозылу күзәтелә. Кайбер очракларда гөмбә ашап, 2-3 сәгать үтүгә ашказаны-эчәклек "көйсезләнә" башлый. Кайчак 10 сәгать, хәтта 2-3 тәүлек тә узарга мөмкин. Ашказаны борчып тора. Күпмедер вакыттан хәл яхшырган кебек була. Әмма аңа карап кан чистармый, бавырга да зыян килә. Йөз саргая, уң як кабырга асты авырта, бавыр зурая. Шуннан соң да дәваланмый, организмны чис­тарту җаен эзләми икән, кеше тәмам хәлсезләнә, аңын югалтып комага китүе дә ихтимал.

Банкаң чиста булмаса...
Күп кеше гөмбәне кышка саклау өчен тозлап куя. Агуланмас өчен, беренчедән, банканы герметик металл капкач белән япмаска. Гөмбә салынган банкага һава кереп торырга тиеш. Икенчедән, банка яхшылап юылмаса, стерильләштерелмәсә, ботулизм чире килеп чыга. Бу чир вакытында да хәл китә, баш авырта, күңел болгана, күз аллары караңгылана, тавыш карлыга, үзәк нерв системасына зыян килә. Кешенең гомеренә куркыныч яный. Агу кайчакта банканың бер өлешенә генә туплана.

Агулансаң нишләргә? Гөмбә белән агуланганда, ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб килеп җиткәнче, зыян күрүчене урынга яткырырга, кечкенә йотымнар белән берникадәр тоз салынган салкын су, салкын чәй яисә кофе, шулай ук сөт бирергә мөмкин. Бакчада, табигать кочагында икәнсез, тизрәк ашказанын юдырырга кирәк. 5-6 стакан су яки сөт эчегез. Сыек кына ясалган сода яки марганцовка эремәсе дә ярый. Аннан телне ике бармак яки кашык белән баскалап, косарга тырышырга кирәк. Моны берничә мәртәбә кабатларга. Янда булса, алты төймәдән дә ким булмаган активлашкан күмер яки утын күмерен суда эретеп эчәргә мөмкин. Эчйомшарткыч дару эчүнең, клизма ясауның да файдасы бар. Ашказанын юдыргач, ятып торалар. Башка - салкын компресс, аякка җылы "грелка" куялар. Косканда, эч киткәндә организм күп су югалта, минераль матдәләр дә юылып чыга. Шуңа күрә тозлы су яки каты чәй эчәргә кирәк. Агулану инде узган кебек тоелса да, исерткеч эчемлекләрне авызга да алмагыз, юкса ул организмның агулануын көчәйтәчәк кенә.

Агуланудан саклану өчен нишләргә соң? Шикләнсәгез, гөмбәне беркайчан да җыймагыз һәм ашамагыз; артык өлгергән, лайлалы, картайган, кортлы, черек гөмбәләрне җыймагыз; җыелган гөмбәләрне шул ук көнне төрләре буенча аерыгыз, эшкәртегез; гөмбәне очраклы кешеләрдән һәм рөхсәт ителмәгән сәүдә урыннарыннан сатып алмагыз.

Сөтчәле соклы гөмбәләрне (йөнтәс гөмбә, белянка, гөрәҗдә) тозлаганда, аларны агулы матдәләрдән арындыру өчен, 10-15 минут дәвамында кайнатырга яки суда тотарга кирәк. 14 яшькә кадәрге балаларга гөмбә ашатырга ярамый, чөнки гөмбә аксымга бай булса да, бала организмында аны эшкәртү өчен җитәрлек дәрәҗәдә ферментлар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев