Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлзададан – тәмле печенье

Мөслимдә яшәүче Гөлзада Нәгыймова – декрет ялында. Бәби үстергәндә дә өйдәгеләрне тәмле ризыклар пешереп сыйларга өлгерә. Аның рецепты буенча сез дә печенье пешереп карагыз әле.

– Кирәкле ингредиентлар: 0,5 килограмм он, 200 грамм чамасы атланмай, ике йомырка, бер стакан шикәр комы, ике аш кашыгы каймак, бер чәй калагы тулыр-тулмас чәй содасы, 400 грамм куе кайнатма. Гадәттә, кибет джемына өстенлек бирәм.
Май эресен өчен берникадәр вакыт бүлмә температурасында тотабыз. Бер савытка май, йомырка, шикәр, каймак, сода һәм онны салып болгатабыз. Куе камыр килеп чыга. Ике пакет алабыз. Камырның дүрттән бер өлешен – бер пакетка, калганын икенче пакетка салабыз. Пакетларны бер сәгатькә суыткычка  куеп торырга кирәк. Табасын атланмай белән майлыйбыз да, камырның зуррак өлешен табага җәябез, аның өстенә джем салабыз. Камырның икенче пакетта калган кечкенә өлешен, кыргычтан яисә иттарткычтан чыгарып, өстенә сибәбез. Өстен джем белән бизибез. Печеньены 200 градус кайнарлыктагы духовкада 15-20 минут пешерәбез. Бераз суынгач, печеньены, шакмаклап кисеп, табынга куябыз.
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев