Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлшаттан – күрәгәле пирог

Кибетләрдә камыр ризыкларының нин­дие генә юк. Шулай да иң тәмлесе – өйдә пешерелгәне. Районда­шыбыз Гөлшат Галеева­дан тәмле пирог рецеп­тын тәкъдим итәбез.

 

Кирәкле ингредиентлар. Камыр өчен 100 мл җылымса су, 180 грамм акмай, бер йо­мырка, 11 грамм тиз кабара торган чүпрә (мин “Сафмо­мент” кулланам), бер аш ка­лагы шикәр комы, ярты чәй калагы тоз, 350-400 грамм он (камыр күпме ала). Бу камыр ике пирогка исәпләнгән. Мин күрәгә һәм кара җимеш белән ясадым.

Эчлек өчен 300 грамм йомшак күрәгә, 100 грамм әстерхан чикләвеге, куер­тылган сөт (сгущенка) кирәк булачак.

Әзерләү тәртибе. Күрәгәне яхшылап юабыз һәм бер-ике сәгатькә кай­нар суда калдырабыз. Аннан күрәгәне ваклыйбыз һәм бе­раз гына су өстибез. Эчлек куе булырга тиеш. Блендер ярдәмендә ваклау җайлы. Камыр өчен 100 мл суда чүпрәне эретәбез һәм, май, йомырка, тоз, шикәр комын кушып, болгатабыз. Онны аз- азлап өстибез. Сөлге белән ябып, камырны бер сәгать “ял иттерәбез”. Соңыннан ка­мырны ике өлешкә бүләбез. Беренче өлеш камырны та­бага җәеп, өстенә эчлек са­лабыз. Пирогның беренче катламына күрәгә җәябез, өстенә әстерхан чикләвеге сибәбез һәм, соңыннан, ку­ертылган сөтне салабыз. Пирогны 180 градус кай­нарлыктагы духовкада 15- 30 минут эчендә пешерәбез. Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

14

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев