Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлшаннан – торт

Тортны хәзер кибетләрдән сатып алуга карый, өйдә пешерүне ку­лайрак күрәбез. Мөслим урта мәктәбе укытучы­сы Гөлшан Мәүлиевадан торт рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиент­лар: коржлар ясау өчен 80 грамм акмай, 100 грамм шикәр комы, 2 йомырка, 300 мл сөт, ярты чәй кала­гы көпшәкләндергеч, 800- 900 грамм он.

Крем өчен 750 грамм 33-35 процентлы сөт өсте (сливки), шикәр пудрасы кирәк.

Әзерләү тәртибе : кәстрүлдә акмай белән шикәрне җебетәбез. Өстенә йомырка сытып салып, миксер белән болгата­быз. Аннары сөт кушабыз. Көпшәкләндергеч кушыл­ган онны, әз-әзләп, төп мас­сага кушабыз. Йомшак ка­мыр килеп чыга, ләкин кул­га ябышырга тиеш түгел. Камырның өстен каплап, ярты сәгатькә җылы урын­га куябыз.

Әзер булгач, камырны 20 тигез өлешкә бүләбез. Һәрберсен җәеп, бер төрле диаметрда кисәбез (кал­ган камыр кыйпылчыкла­рын ташламагыз, аларны пешереп ваклаганнан соң, тортның өстенә сибәбез). Коржларны 170 градус кайнарлыктагы духовка­да алтынсу төскә кергәнче пешереп алабыз. Алдан әзерләнгән кремны һәр коржга сылап барсагыз, алар катмас. Кремны сөт өстенә шикәр пудрасын са­лып ясыйбыз, ваниль экс­тракты да өстибез. Миксер белән болгаткач, кабарып торган тәмле масса килеп чыгачак. Крем өстенә ка­као да сибәргә була. Табын­га биргәнче торт 2-3 сәгать торырга тиеш.

Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев