Мөслим-информ

Гөлләрем – кызым төсе

Нарат Асты авылында гомер итүче Гөлфия Латыйпова турында “кулыннан гөлләр тама” диләр. Хактан да шулай. Аларның өйләре дә, иң матур һәм төзек йорт буларак, авылга кергәч әллә каян күзгә ташлана. Челтәрле кәрнизле тәрәзәләрдән урамга карап елмайган гөлләр бу йортта гаҗәеп уңган кешеләр яшәвен дәлилли кебек. Ишек төбеннән үк сине чисталык-пөхтәлек каршы ала. Өйгә килеп керү белән үзеңне гөлләр патшалыгында кебек хис итәсең. Бегония, лилия, фикус, егерме төрдән артык фиалка һәм тагын әллә нинди ят исемдәге гөлләр. Алар 300гә якын чүлмәктә идәндә дә, өстәл өсләрендә һәм тәрәзә төпләрендә дә купшыланып чәчәк атып утыра.

 Гөлләр синең күңел халәтеңне аңлый. Җанга шифа да, дәва да бирә ала. Кызымның вафатыннан соң алар миңа бәгырь җимешемнең күзләре белән карыйдыр төсле. Лилиям үләр алдыннан берничә төр лилия гөле алып кайткан иде. Австралия лилиясе дигәне аеруча нәзберек. Аңа артык дым да, артык коры да ярамый. Кызымның төсе итеп кадерләп саклыйм аны. Гөлләрне яратып тәрбияләгәндә генә алар сулмый, ел әйләнәсе шау чәчәктә утыра, – ди Гөлфия апа.
18 яше дә тулмаган кызы фаҗигале төстә вафат булганнан соң, Гөлфия апа үзе дә сизмәстән кул эшләренә кереп китә – бәйләм эшенә тотына. Йоклый алмый яткан төннәрдә (ә аларның саны исәпсез була) шигырьләр яза башлый. 
Зур-зур күргәзмәләрдәге танылган рәссамнарның картиналарыннан аерыла алмаган кебек, Гөлфия апаның чиккән картиналарына да сокланып йөрдем. Әлеге картиналар шулкадәр матур! Берсеннән берсен аерып әйтерлек тә түгел! Канва ысулы белән чигелгән юртаклар шулкадәр җанлы килеп чыккан, алар менә-менә картинадан ыргылып чыгып китәр төсле. Зәңгәр күлне иңләп йөзүче пар аккошларны, кышкы урмандагы хайваннарны сыйпап-тотып карыйсы килә башлый. Аш бүлмәсендәге натюрморт, йокы бүлмәсендәге алмаз мозаикасы белән эшләнгән Кол Шәриф мәчете, башка бүлмәләрне бизәгән чәчәкле картиналар – һәрберсе илаһи нур бөрки. Аларга Гөлфия апаның йөрәк җылысы, күз нурлары тамган.
– Үземә әз генә дә буш вакыт калдырырга тырышмыйм. Чөнки бала югалту ачысы күпме вакыт узса да, онытылмый. Ул мәңгелек яра булып йөрәк түрендә яши. Ә болай эш белән мавыгам. Соңгы өч ел эчендә 35 картина чиктем. Күбесен туганнарга, дусларга бүләк итәм. Кайсы елда, нинди йолдызлык астында тууларына карап, үзләренә генә хас рәсемнәр чигеп бирергә тырышам. Кешеләрнең сөенгәнен күрү рәхәт, тагын да дәртләнебрәк эшли башлыйм, – ди ул.
Гөлфия апа чигү җепләрен һәм рәсем үрнәкләрен интернет-кибет аша кайтара. Сыйфатлы чимал белән генә яхшы картиналар тудырып була дигән фикердә ул. Эшләренә үзенең фантазиясен дә куша. Идеяләрне тормыш иптәше Габденас абый да бирә.
– Тормыш иптәшемне югалтудан гомер буе куркып яшәдем. Әлеге курку кызыбыз үлеменнән соң тагын да арта төште. Гөлфиягә һәрвакыт терәк булырга, ярдәм итәргә тырышам. Бу кадәр гөлләрне тәрбияләргә дә, чигәргә-бәйләргә дә, өйдә тәмледән-тәмле ризыклар пешерергә дә ничек җитешәдер ул! Шаккатам кайчак үзенә. Балалар да, оныклар да ул бәйләгән җылы оекбашлар, бияләйләр белән үсте. Бәйләгән мунчаласына кадәр шифалы кебек тоела, – ди Габденас абый.
Хуҗа кеше тормыш иптәшенең кул эшләре белән мавыгуын күзәтеп утырырга ярата. Теге яки бу бәйләм яки картина өчен нинди төстәге җеп сайласа матур булачагын күзаллап, Гөлфия апага үзенең киңәшләрен дә бирә. Алай гына түгел, гөлләргә суны үзе әзерли. Җәен яңгыр сулары гына сипсәләр, кышын гөлләр өчен кар суы эретеп сибәләр. Гөлфия Латыйпова урын-җир япмалары, пледлар, урындык өслекләре дә бәйли. Аның осталыгы кызы Эльвирага да күчкән. 
– Әниемдәге кебек сабырлык юк миндә. Аның кебек ел дәвамында бәйләп, чигеп утыра алмыйм. Бу эшләрне башкарыр өчен гаять зүр түземлек, төгәллек кирәк шул. Әниебез – безнең ашыгыч ярдәм. Нәрсә кирәк булса да, аңа мөрәҗәгать итәбез, – ди Эльвира.
Тормышта булган югалтуларны кул эшләре белән онытырга тырышкан, алга таба яшәүгә көч тапкан, бала кебек тәрбияләгән гөлләреннән яңа эшләргә көч һәм илһам алган Гөлфия апа үзе тудырган дөньяның кадерен һәм тәмен белеп яши. Җылы һәм якты ояның бөтенлеген саклау өчен тормыш иптәше аңа көч һәм дәрман бирә.

Лилия Шәймиева. 

Автор фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: