Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлләр турында

Сатып алганнан соң гөлне өйдәгеләре янына куярга ярамый. Әгәр яңа сатып алынган гөл авырый икән, ул аны күршеләренә дә ияртә. “Карантин” бер-ике атна дәвам итәргә тиеш. Бу вакытта ул йорт һавасына ияләшә. Әлеге вакыт эчендә аны ашларга да, күчереп утыртырга да кирәкми.

Сатып алган гөлне икенче савытка күчереп утыртырга кирәк. Чөнки табигый грунтны чик аша ачык контейнерларда чыгару тыела. Шуңа күрә җитештерүчеләр гөлне вакытлыча инерт матдәләр кушылган туфракка утырта. Ул кокос чүбе, перлита (вулкан пыяласының табигый формасы) һәм озак тәэсир итә торган катнаш ашламалардан тора. Мондый туфракта үсемлек вакытлыча гына яши ала. Торфка утыртылган гөлләр дә өйдә озак яшәми. Хәзер һәр үсемлек өчен туфрак аерым сатыла. Әмма аларның барысы да нигездә бер үк. Шуңа күрә гөлне күчереп утырту өчен бу туфракның кайсын алсагыз да була. Сатып алынган гөлнең тамырын субстраттан арындырырга кирәк. Шуңа күрә аны туфрактан алып, җылы суда юыгыз. Күчереп утыртканнан соң, хуҗабикәләр гөлләрне ашларга керешә. Әмма болай эшләргә ярамый. Гөлне ай ярым-ике ай вакыт узмыйча ашларга тырышмагыз. Бу вакытка кадәр ул тернәкләнергә, яшь яфраклар, яңа сабаклар барлыкка килергә тиеш. Авыру һәм озак тернәкләнә торган бүлмә гөлләренә мондый төнәтмә ясап сибәргә була. 5-6 йомырка агына 1 л җылы су салып, бер атна төнәтегез. Тиешле вакыт узгач, шуны 10 л су белән кушыгыз. Төнәтмә исе ошамаска да мөмкин. Аның каравы, ул гөлләргә яшьлек элексиры буларак тәэсир итә. Яфраклары ялтырый, буйга үсеп китә. Яңа үсентеләр чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X