Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең кызларың, Мөслим! Гөлгенә Гыйбадуллина

Бию сәнгатен, волейбол һәм чаңгы спортын яраткан кыз мәдәни һәм спорт чараларының үзәгендә кайный, ярышларда алдынгылыкны бирми.

Гөлгенә Гыйбадуллина – Тугаш авылы кызы. Түбән Табын мәктәбендә укыганда ук активлыгы белән аерылып тора. Бию сәнгатен, волейбол һәм чаңгы спортын яраткан кыз мәдәни һәм спорт чараларының үзәгендә кайный, ярышларда алдынгылыкны бирми. Гыйбадуллиннар, гомумән, җирлектә узган массакүләм чараларда гаиләләре белән актив катнаша. Гөлгенә 9 класстан соң Яр Чаллы автомеханика техникумына укырга кергән. I курс студенты Түбән Табын авыл җирлеге командасы составында районда узган кышкы спартакиада уеннарында да катнашты. Гөлгенә Гыйбадуллина чаңгы эстафетасында үз этабында иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Нәтиҗәдә команда әлеге спорт төре буенча зур аерма белән беренче урынны яулады. 
Әлфинур Ногманова фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев