Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлфәрия Сәлимова: "Китапны чыгаруда хезмәт куйган һәркемгә рәхмәт әйтәсе килә"

Россиядә әдәбият елы кысаларында 21-22 сентябрь көннәрендә районыбызда Татар әдәбияты көннәре үтте. Район мәдәният йортында авылдашыбыз - мәгърифәтче Зариф Мөэминовның "Маҗара" китабын тәкъдир итү үтте.

Мәдәният йорты сәхнәсендә әдипнең иҗатына багышланган бик эчтәлекле бәйрәм тамашасы әзерләнгән иде. Ул Октябрь авылында туып үскән. Берничә сугышта катнашкан. Бәетләр, әкиятләрне туплап барган. Үзе исән чагында ук ул аларны бастыру хыялы белән йөргән. Ләкин төрле каршылыклар чыгу сәбәпле, бастыра алмаган. Асылташларга тиң әсәрләр 50 ? югалып ята. Менә тынгысыз кешеләр аларны табып, бастырып чыгару ниятенә киләләр. Кулъязма хәлендәге әсәрләрне ( ул әле гарәп графикасы нигезендә язылган) китап итеп бастыру эшенә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин алына. Текстларны гарәп графикасы нигезендә иске татар имлясыннан кириллицага шагыйрь, Татарстанның атказанган укытучысы Мөҗәһит Әхмәтҗанов күчергән.

Ә "Чаллы икмәге" җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов матди ярдәм күрсәтә. Кулъязмаларны табу, эзләү юнәлешендә авылыбыз патриотлары Әхсән Әмирҗанович, Рәшит Солтанов, Фәрит Гыймранов ярдәм итте. Бу эшләрне оештыруда район җитәкчелегенең дә өлеше зур. Менә шулай күмәк көч ярдәмендә, зур тырышлык белән Зариф Мөэминовның "Маҗара" китабы басылып чыкты. Икенче көнне Зариф абыйның туган авылы Октябрьгә ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан җитәкчелегендәге бертөркем язучылар, тел һәм әдәбият галимнәре килде. Аларны район башлыгы Р.Муллин һәм Р.Солтанов озатып йөрде. Зариф абыйның каберенә чәчәкләр куйдылар. Авыл халкы да бик күп иде. Туганнары һәм аны соңгы юлга кадерләп, хөрмәтләп озаткан киленнәре Алмазия аның турында күп истәлекләр сөйләде.

Авыл халкы Әхмәтзариф абыйны үз итеп, якын итеп сөйләде. Шушы "Маҗара" китабын чыгаруда зур хезмәт куйган барлык кешеләргә авылдашлар исеменнән зур рәхмәт әйтәсе килә. Зариф Мөэминов кебек легендар шәхесләр белән горурланабыз. Ирексездән Муса Җәлилнең шигырь юллары искә төшә:

Син яшәмә файдасыз бер

Түмгәк булып тигез урында.

Янып калсын гомерең маяк булып,

Үзеңнән соң килгән буынга.

Гөлфәрия Сәлимова.

Октябрь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев