Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлчәчәктән – шулпа

“Шулпалы ризык ашамасам, тамак туймый”, – ди өлкәннәр. Хактан да шулай бит ул. Шулпалы ризык тәмле дә, туклыклы да була. Тойгелдедән Гөлчәчәк Сабирова рецепты буенча сез дә шулпа пешереп карагыз әле. 

Кирәкле ингредиентлар: 500 г сарык яки сыер ите, ярты кг чамасы бәрәңге, 250 г болгар борычы, 200 г помидор, шул ук күләмдә кишер, 3-4 баш суган, 3 тырнак сарымсак, 3 аш калагы томат пастасы, тәменчә тоз һәм борыч. 
Әзерләү тәртибе: суганны ваклап, борыч белән кишерне саламлап турыйбыз. Помидорларны 4 өлешкә кисәбез. Тирән кәстрүлдә эре кисәкләргә туралган итне көнбагыш маенда кыздырып алабыз да, бер стакан су салып, ярты сәгать томалап пешерәбез. Аннары суган, кишер, помидор һәм болгар борычын өстәп, томат соусын һәм бер стакан су салып, тагын 20 минут пешерәбез. Аннан соң бәрәңге салабыз. Мин бәрәңгене эре итеп турыйм, икегә генә бүлсәң дә ярый. Шурпада бәрәңге эре булса, тәмлерәк була. Тоз, борыч салып, тагын 20 минут томалап пешерәбез. Табынга биргәндә вак итеп туралган укроп-суган салабыз. 
Тәмле булсын! 

 

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X