Гимназиялеләрнең уңышлары санап бетергесез

Район күләмендә уздырылучы бәйге булсынмы ул, республика күләмендәме, гимназия укучылары алдынгылар рәтендә бара. Матбугат үзәге сайтында уздырылган "Иң тату сыйныф" бәйгесендә дә гимназиянең 4 А классы укучылары, иң күп тавыш җыеп, җиңүче булды. Класс җитәкчеләре Маргарита Идиятуллина укучыларны кечкенәдән бер йодрык булып тупландылар дип сөенә.
"Президент ярышлары" исеме астында узган укучыларның россиякүләм спорт ярышларында да гимназия укучылары сынатмады. Авыл мәктәпләре арасында 12 команда арасыннан иң беренче урынга чыкты алар.
Узган ел да гимназия бу ярышларның җиңүчесе булган иде. Түбән Кама шәһәренең "Шинник" спорт комплексында узган "Президент ярышлары"ннан мактау грамоталары һәм кубоклар белән әйләнеп кайткан укучылар - гимназиянең горурлыгы.
7 сыйныфта гына укысалар да, спортчылар үзләрен бик иркен тота. Без егет-кызларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтенә, үзара ихтирам белән аралашуларына сокланып кайттык. Зурларча фикер йөрткән команда җиңүгә гимназиянең физкултура укытучысы Дамир Шәйхетдинов ярдәме белән ирештек, ди. "Президент ярышлары" ның республика туры сентябр аенда Анапа шәһәрендә узачак. Райондашларыбыз бу бәйгедә дә сынатмаслар дип ышанып калабыз.
Укыту, тәрбия бирү системасы соңгы елларда үзенчәлекле алымнар файдалану белән аерылып тора. Шулай да үсеп килүче буынны тарихи кыйммәтләрне хөрмәт итүгә өйрәтү алгы планда кала бирә. Шуны күздә тотып, Мөслим гимназиясендә музей булдыру эшенә тотынганнар. Һәр класс чемоданда музей туплый башлаган. Кемдер совет чоры уенчыклары, кемдер бопынгы уку әсбаплары җыя. Иң мөһиме, бу эштә укучылар һәм аларның гаилә әгъзалары актив катнаша. Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты инициативасы белән алтынчы ел шагыйрә, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе К. Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы уздырылда. Гимназиядән катнашкан укучылар "Әдәби иҗат" һәм "Фәнни эш" юнәлешләре буенча көч сынашты. Бәйгедән Мөслим гимназиясе I дәрәҗә Диплом һәм премия белән бүләкләнде. "Былбыл" иҗат берләшмәсе җитәкче Эльмира Тимергалиева конкурска 6 ел рәттән җиңүчеләр әзерләгән өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов - "Безнең иң яхшы директор"гранты иясе, тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы. "Гимназиядә бүгенге көндә 443 укучы белем ала, аларга 47 укытучы белем һәм тәрбия бирә.
Лилия Шәймиева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 июль 2022 - 19:46Үлән чәйләре файдалы! Чәй безнең организмга ләззәт кенә биреп калмый, ә сәламәтлегебезне дә ныгытсын дисәк аңа төрле кушылмалар өстәргә була. Түбәндә сүз шул хакта.4900
-
5 июль 2022 - 18:49Фәнисә Хәбибуллина комсомол яшьлеге турында яза 1960 елның ноябрендә комсомолга кердем. Әткәй белән әнкәй (хәзер мәрхүмнәр инде), комсомолга керүем белән котлап: “Кызым, комсомол исеменә тап төшермә, акыллы, кешелекле бул!”– дип, кулымны кыстылар. Аннары әткәй, почтага барып, “Татарстан яшьләре” газетасына язылып кайтты. Һәм: “Укы, кызым, газета синең ышанычлы дустың булыр”, – дип, газетага язылуы турында квитанция бүләк итте. Ул шатлыклы көнем бүгенгедәй хәтередә.5600
-
5 июль 2022 - 17:37Авылым тарихы. Тегермәнлек Тегермәнлекнең көнбатыш тарафында мари зираты калдыклары бар (халык телендә чирмеш зираты). Бер елны үләт базы казыганда, кеше сөякләре чыга башлагач, эшне туктатып, ул урынны кире күмеп куйдылар. Кайберәүләр бу урынны Тегермәнлекнең иске зираты булмадымы икән дигән фикерләр дә әйтә.5700
-
5 июль 2022 - 15:15Ветераннар очрашуы Кичә Мөслимгә Тукай районыннан ветераннар Советы делегациясе килде4600
-
5 июль 2022 - 14:32Сакланып эч! Рульгә утырыр алдыннан куллану тыелган дарулар исемлеге билгеле булды25900
-
5 июль 2022 - 14:246 июльгә һава торышы Һаваның температурасы төнлә +7,+10, көндез +24, +27 градус.5500
-
5 июль 2022 - 12:17Шуганка авылында өмә Ял парклары район үзәгендә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә арта бара.10800
-
27 июнь 2022 - 14:57Мөслимлеләр журналларны яратып укый
-
23 июнь 2022 - 09:42Солдат хатлары
-
4 июль 2022 - 11:30Чираттагы утырышБүген администрациянең утырышлар залында район башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.8200
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5424802
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.518500
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.461001
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).366304
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.332103
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.253301
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика