Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гимназиялеләр Минзәлә педагогия көллиятендә булып кайтты

Мөслим гимназиясенең 8-9 класс укучыларыннан торган команда Минзәлә педагогия көллиятендә республикадагы гимназияләрдә укучы балалар арасында узган татар халкының милли бәйрәме "Сөмбелә" дә катнашты.

Анда Баулы, Урыссу, Түбән Кама, Зәй, Ютазы, Минзәлә һәм Мөслим районыннан командалар килгән иде. Квест-уен формасында узган конкурста безнең команда беренче урынны яулады һәм Диплом, Мактау грамоталары, акчалата премия белән бүләкләнде. Халкыбызның милли традицияләрен барлау һәм торгызу максатында, яшь буынны милли рухта тәрбияләү юнәлешендә үткәрелгән бәйрәм бик үтемле булды, дип хәбәр итәләр гимназиядән. Команданы бәйгегә Укытучылар Эльмира Тимергалиева, Гөлнур Фәхертдинова һәм Назилә Бәдретдинова әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X