Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гимназиягә – 15 яшь!

15 ел... Тарих күзлегеннән караганда, бу әллә ни күп вакыт та түгел кебек. Ләкин гимназиялеләр өчен ул тулы бер гомергә тиң. Мәктәпне ачу тантанасында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашкан иде. Ул елны 1 нче класска 50 бала укырга керде.

2003 нче елның 10 ноябреннән 3нче санлы мәктәп буларак ишекләрен ачкан Мөслим гимназиясе 8 декабрь көнне 15 еллыгын бәйрәм итте. Тантаналы чарада район башлыгы Рамил Муллин, район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов, Мөслим районының элеккеге хакимият башлыгы, Мөслим районының мактаулы гражданы Рөстәм Шәрипов, гимназиянең ветеран укытучылары, төрле елгы чыгарылыш гет-кызлары, мәгариф идарәсе белгечләре, мөгаллимнәр һәм укучылар катнашты.

15 ел... Тарих күзлегеннән караганда, бу әллә ни күп вакыт та түгел кебек. Ләкин гимназиялеләр өчен ул тулы бер гомергә тиң. Мәктәпне ачу тантанасында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашкан иде. Ул елны 1 нче класска 50 бала укырга керде.

– Гимназиянең данлыклы һәм горурланырлык мәктәп булуында өч район башлыгының да көче, тырышлыгы керде дип әйтер идем. Рөстәм Шәрипов әлеге мәктәпнең җирлегебезгә кирәк булуын ил башлыгына аңлатып бирә алган, Ришат Хәбипов район белән җитәкчелек иткән чорда әлеге мәктәп сафка басты һәм менә узган ел капиталь ремонт ясалды. Булганны өр-яңадан төзекләндерү, матурлау – төзүгә караганда да авыррак, җаваплырак эш. Булганны саклап, укырга һәм хезмәт итәргә генә кала. Хезмәт булган җирдә уңыш була, уңыш булган җирдә яшәү күңелле. Шушы уку йортында илебезгә лаеклы гражданнар тәрбияләргә язсын, – диде район башлыгы Рамил Муллин.

Бәйрәм концерт номерларына да бай булды. Артистларны да читтән эзләмәгәннәр: мөгаллимнәр һәм шушында белем алган егет-кызларның чыгышы бизәде чараны. Укытучылар фольклор ансамбле, кечкенәдән Мөслим сәхнәләреннән төшмәгән, бүген инде татар эстрадасы күгендә йолдыз булып янучы Алисә Фәхретдинова, сәнгать мәктәбенең хореография укытучысы Булат Солтанов, Казан Дәүләт аграр университеты студенты, “Тургай” студентлар халык театры үзешчәне Эльвина Мирзасалихова чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Мәктәпне ачу тантанасыннан әзерләнгән видеороликта, һәркем үзен күреп, елмаеп куйды. Яшьлек елларына алып кайткан “кино” булды ул.

– Минем өчен бик дулкынландыргыч көн бүген. Моннан 15 ел элек, мәктәпкә директор итеп билгеләнгәч, коллектив белән шактый сынаулар уздык. Мәктәптә эш тулысынча бетмәгәнлектән, кайбер классларны Мөслим урта мәктәбенә күчереп укытырга да туры килде. Ул чорда никтер башка мәктәпләр безне кабул итәргә атлыгып тормады. Начар укыганнарны, тәртип ягы начаррак булганнарны да “Синең урынның – гимназиядә”, – дип, безнең мәктәпкә җибәрәләр иде. Без балаларны икенче сортка аермадык. “Начар” дигән укучылар да укуларын яхшыртып, акыл утыртып, мәктәпне тәмамлады. Безнең укучылар иң яхшысы булды. Коллективның бербөтен булуы да бик ярдәм итте, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов.

Мәктәпне сафка бастыру өчен зур өлеш керткән, ул елларда район башлыгы булып эшләгән Рөстәм Шәрипов, аның урынбасары – бинаның проектыннан башлап, ачылышына кадәр янып йөргән Рушат Солтанов төзелеш елларын искә төшерде, гимназиянең бүгенге уңышлары өчен куануларын белдерде. Бүген биредә Р. Солтанов ярдәме белән гимназиядә “Рушат дәресләре” исеме астында тәрбия дәресләре проекты да тормышка ашырылып килә.

2006-2014 елларда мәктәп директоры булып Нәкыя Насыйрова эшләде. Ул җитәкчелек иткән чорда мәктәп бер миллион сум грант отты, “Татарстанның иң яхшы мәктәпләре” исеменә лаек булды. Бүгенге көндә гимназиядә 46 укытучы балаларга белем һәм тәрбия бирә. Гимназиялеләр төрле бәйгеләрдә, конкурслар, олимпиадаларда яулаган урыннары белән лаеклы горурлана.

Мәктәп турындагы хатирәләрнең иң түрендә – укытучылар! Гимназиядә эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветеран укытучылар – Ләлә Талыйпова, Рушания Мәрданшина, Сәвия Хәбирова, Солтания Мортазина, Ләйсән Галләмова, Ләйсәния Шабаева, Зөлфирә Шәңгәрәева, Маргарита Идиятуллина, Гүзәлия Нигимаева да бәйрәмнең кадерле кунаклары итеп чакырылган иде. Алар да мәктәптә эшләгән еллары, истәлек-хатирәләре белән уртаклашты.

Мәктәптә тәүге хезмәт чыныгуы алып, бүген исә районыбызның төрле өлкәләрендә хезмәт куючы Ринат Гарипов, Лениза Солтанова-Галимова, Инсаф Абдуллин, Илзир Мадъяров, Айнур Фәрхетдинов белән чиксез горурлана укытучылар. Аларга яратып, “үзебезнекеләр” дип дәшәләр.

Онытылмаслык якты хатирәләр белән бәйле укыган еллар. Без мәктәпнең беренче чыгарылышы булдык. Әле дә сагынып мәктәпне, укытучыларны искә алабыз. Белем йорты безне гел үзенә дәшеп тора, – диде мәктәпне моннан 14 ел элек тәмамлаган Эльмира Бакиева.

Беренче чыгарылыш укучылары укытучылары сыйныфына чәчәк букеты һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар.

...Гимназияне тәмамлаган укучылар арасында әлегә космонавтлар да, Нобель премиясе лауреатлары да, министрлар да юк… Ләкин аларның үз йолдызлары бар – мәктәп сәхнәсендә канат чыгарып, эстрада сәнгатендә лаеклы урыннарын яулаган Азат Кәримов, Айгөл Гардисламова, Алисә Фәхретдинова, Булат Солтанов, фән кандидаты Ирина Гаусеева, табиблар Илнар Шәмсетдинов, Гүзәл Мәһдиева, Алмаз Зиннуров, Азат Хәйретдинов, Ирек Котлыәхмәтов, Рушания Мөгыйнова, Адилә Заманова, Галия Хөснимәрдәнова, җитәкче урыннарда эшләүче Руслан Солтанов, Кадрия Фәттахова, Илдус Шәмгунов, Илназ Кашапов, укытучылар Ләйсән Садыйкова, Чулпан Нәгыймова, Илмира Нургалиева, Алсу Шәнгәрәева, Эльза Гыйздәтова, Алеся Латыйпова, Чулпан Госсамова, Алсу Сәгъдиева, бертуган Яббаровлар, хәрбиләр Шамил Кашапов, Динар Гайфуллин, юристлар Рамил Латыйпов, Гүзәл Ахунова... Бу исемлекне әле тагын да дәвам итәргә булыр иде. Куйган максатларына ирешүче төпле белемле, һәр яклап үскән шәхесләр әзерләүче мәктәпне тәмамлаучылар әнә шулай тормышта үз урыннарын тапкан бүген.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X