Мөслим-информ

Гимназия укучылары картлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр белән очрашты

Бәйрәм рухы картлар һәм инвалидлар йортын биләп алды. Чын күңелдән җиткерелгән матур котлаулар,концерт номерлары, күчтәнәчләр белән бизәлде интернатта яшәүчеләрнең 9 май бәйрәме. Менә узган атнада да интернатта яшәүчеләрнең бәйрәм шатлыгын уртаклашырга Мөслим гимназиясенең 1 “б” сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Ирина Владимировна) килделәр, дип язалар безгә район картлар һәм инвалидлар йортыннан.

Матур җырлар ,биюләр, шигырьләр, кулдан ясаган открыткалары тамашачыларга бик ошады. Азамат Кашапов, Инсаф Фахрутдинов чыгышларын җылы кабул иттеләр. Балаларның чыгышлары алкошларга күмелде. Барлык интернатта яшәүчеләр исеменнән,социаль хезмәтләрдән файдаланучы Гөлсинә Бублеева сыйныф җитәкчесе Ирина Латыповага, укучыларга шундый игелекле эшләре өчен, зур рәхмәтләрен җиткерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: