Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гимназия укучылары Анапа шәһәрендә узган бәйгедә җиңү яулады

Мөслим гимназиясенең 7В сыйныфының 8 укучысы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәрелгән, "Президент ярышлары" исемле бәйгедә катнашканнар. Икенче турда укучыларыбыз Бөгелмә шәһәрендә чыгыш ясаганнар һәм өченче урынга лаек булганнар.

Әлеге җиңү аларга Анапа шәһәренә өченче турга бару мөмкинлеге биргән. 3 сентябрь көнне укучыларыбыз Анапа шәһәренә киткәннәр. Егерме өч көн дәвам иткән "Смена" лагерендә балалар төрле бәйгеләрдә катнашканнар, Татарстан һәм Мөслим турында видео язмалар тәкъдим иткәннәр. 3000 нән артык бала ял иткән лагерьдә Мөслимлеләр дә булу, балалар күңелендә зур горурлык хисләре уяткан. Анападан балалар Татарстан, районыбыз данын төрле чит җирләрдә таныта алуларына сөенеп кайтканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама