Мөслим-информ

Гимназия 1 сыйныфка керүче балалар өчен әзерлек мәктәбен эшләтеп җибәрде

Мөслим гимназиясе 1 февральдән алып 1 сыйныфка укырга керергә әзерләнүче нәниләр өчен "Мәктәпкәчә әзерлек мәктәбе" түгәрәкләрен эшләтеп җибәрә. Беренче шөгыльләнү бүген узар, дип планлаштырылган. Мәктәп, укытучылар белән танышу, уен-ярышлар, кызыклы конкурслар кебек нәниләрне мәктәп тормышына әзерлиячәк чаралардан торган очрашулар ике атна саен оештырылачак. Шунысын да искәртәбез, 1 февральдән 1 класска...

Мөслим гимназиясе 1 февральдән алып 1 сыйныфка укырга керергә әзерләнүче нәниләр өчен "Мәктәпкәчә әзерлек мәктәбе" түгәрәкләрен эшләтеп җибәрә. Беренче шөгыльләнү бүген узар, дип планлаштырылган. Мәктәп, укытучылар белән танышу, уен-ярышлар, кызыклы конкурслар кебек нәниләрне мәктәп тормышына әзерлиячәк чаралардан торган очрашулар ике атна саен оештырылачак. Шунысын да искәртәбез, 1 февральдән 1 класска килүче баларның гаризаларын кабул итү башланды. Ата-аналар бу мәсьәләдә соңармасын иде, дип хәбәр итәләр Мөслим гимназиясеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: