Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үги авыл

Нарат Асты табигатьнең иң матур бер почмагында урнашкан. Бер яктан үзенең күлләре һәм талгын гына аккан Ык елгасы белән куандырса, икенче яктан хуш исле нарат урманы белән әйләндереп алынган. Район үзәгеннән ун чакрым ераклыкта гына булса да, авылны үги итәләр. “Авыл утлары” газетасыннан Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зинфира Маннапованың ике авылда бер тигез итеп эш алып баруы турындагы язманы укыгач, кулга каләм алырга булдым.

Авылда пенсия яшендәге – 39, эш яшендәге – 38 һәм балигъ булмаган 16 кеше яши. Авылга юл юк. Язгы, көзге пычракларда мәктәп автобусы да зур авырлыклар белән генә йөри. Авыл эчендәге юлларны агач ташучы “вездеход” КамАЗ машиналары эштән чыгарып, җимереп бетерде. Узган елның 26 ноябрендә, шундый ике КамАЗны борып чыгаргач, “кайнар линия” телефонына шалтыраттым, файдасы гына булмады. Зур йөк машиналарын кертмәс өчен авыл башына шлагбаум кую турында уйлаучы юк. 
Өч тамчы яңгыр төшсә, авылга чүп машинасы да килми. Узган елның 20  сентябрендә чүп машинасы килмәгәч, 26 сентябрь көнне район үзәгендәге “Энергосбыт” оешмасына юл тоттым. Анда Илфак Рахмаев дигән кешегә шалтыратырга куштылар. Иптәш Рахмаев миңа авыл советына барырга кушты. “Сезнең авылга юл юк, юлыгызны ясасыннар”, – дип җавап бирде. Шул ук көнне, Казанга ҖЧҖ “Гринта” фирмасына шалтыратып, хәлне сөйләп бирдем. Анда миңа бер сәгатьтән шалтыратабыз диделәр. Бер сәгатьтән “чыннан да юлыгыз юк икән” дип сөйли башлагач, аларга авылыбыз белән чүпкә акча түләмәячәгебезне әйттем. Шуннан бирле авылга чүп машинасы атна саен килә.
Нарат Астында – эшсезлек. 2017 елда 700 баштан артык мөгезле эре терлеге (шуларның 300е – савым сыеры) булган ферманы яптылар, эш яшендәге 30дан артык кеше эшсез калды. 
Авылда халык башнядагы суны кулланган. Еллар үтү белән, су торбалары сафтан чыгу сәбәпле, халыкның яртысы сусыз калган. Хәзер алар үзләре 8-9 метрдан чыгарган күл суын эчәләр. Җәйләрен икенче көнгә ул судан ис килә башлый. Авылның яртысы әле дә торбалары череп беткән җимерек башнядан су эчә. 2018нче елның 25 июнендә башняның насосы янып чыкты. Халык бөтенләй сусыз калды. Авыл советыннан ярдәм булмагач, йорт саен 2500әр сум акча җыеп, 40 мең сумга ремонттан насос алып кайтып куйдылар. 8-9 мең пенсия алып, очын-очка ялгап яшәүче пенсионерлар нигә насос алыр өчен акча җыярга тиешләр? 
Авылда фельдшер юк, укол ясатасы булса, халык 4 чакрым ераклыктагы Мәлләтамак авылына җәяү йөри, яисә 200 сумга такси яллап, район үзәгенә бара. Җәй көне авыл эченнән җиңел машина узса да, ишек алдында ком бураны уйный. Быел Мөслимдәге Ык елгасы аша салынган күперне ремонтка япсалар, юл тагын авыл аша узса, халыкка нәрсә эшләргә кала? Безгә кем ярдәм итәр? 
Нарат Асты авылы халкы (53 кеше имза куйган).

Рәсилә Абдуллина, 
Мәлләтамак авыл җирлеге башлыгы урынбасары:
– Нарат Асты авылына урман яклап кергән башта юлга шлагбаум куелган. Ләкин аның йозагын ватып-җимереп, алып ташлыйлар. Су насосы мәсьәләсенә килгәндә, авыл халкы аны алганнан соң гына авыл җирлегенә хәбәр иткән. Алдан әйтелгән булса, насосны үзара салым акчасы хисабына алып булыр иде. Хактан да, авылда эчә торган су проблемасы хәл итүне сорый. Быел халыктан җыелачак үзара салым акчасы средстволарына су линияләрен ремонтлау күздә тотыла. 

Рамил Морзаханов, 
район үзәк хастаханәсе баш табибы:
– Нарат Асты авылында фельдшер-акушерлык пункты тоту өчен халык саны җитә. Аның бинасы да, эшләү өчен шартлары да бар. Озак еллар халыкка медицина хезмәте күрсәткән Даимә Фәхранурова лаеклы ялга киткәннән соң, авылда аның урынына фельдшер итеп куярлык белгеч юк. Район үзәгеннән атнага бер тапкыр булса да барып, халыкка медицина каравы үткәрергә планлаштырабыз. Нарат Асты авылында даими нигездә эшләргә теләк белдерүче булса, быелдан авылга эшкә кайткан фельдшерларга хөкүмәт 750 мең сум күләмендә социаль ярдәм күрсәтәчәк. Медицина уку йортларына керергә теләүчеләргә максатчан юллама бирү мөмкинлеге дә бар.  

“Туган як” агрофирмасы җитәкчелеге:
– Нарат Асты авылыннан ике кеше – агрофирманың игенчелек тармагында, бер кеше бозау карауда эшли. Аларга, узган җәйдә йөреп эшләгән өчен, юл чыгымнары бензин белән капланды. Бүген агрофирма механизаторларга кытлык кичерә, эшкә чакырып белдерүләр дә бирәбез. Шуңа да карамастан, эшләргә теләк белдерүче юк. Терлекчелектә кеше җитмәгәч, Киров өлкәсеннән кешеләр китердек. Дистәләгән үзбәк кешесе эшли.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев