Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Геройларны белүчеләр юкмы?

Өч ел дәвамында "Российская газета"ның Казандагы филиалы редакциясе Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы белән берлектә сугыш елларында вафат булган яисә хәбәрсез югалган, бүләккә тәкъдим ителеп тә, аны ала алмаган якташларны эзләү белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта без Дан орденнарын ала алмаган фронтовикларны эзлибез.

"Российская газета"га РФ Саклану министрлыгы биргән исемлектә әлеге бүләккә тәкъдим ителгән, әмма орденны алмаган 13 татарстанлы да бар. Алар арасыннан өч сугышчы фронтка Мөслим районы хәрби комиссариатыннан алынган дип язылган:

Кривоконев Дмитрий Иванович, 1925 елгы. Хезмәт итү урыны: 6 гв. А. II дәрәҗә Дан орденына тәкъдим ителгән (07.03.1945).

Шархиев Мусовир Шархиевич, 1925 елгы. Хезмәт итү урыны: 70 А. II дәрәҗә Дан орденына тәкъдим ителгән (16.04.1945).

Антонов Вячеслав Николаевич, 1923 елгы. Хезмәт итү урыны: 226 гв.сп, 74 гв.сд, 8 гв. А. II дәрәҗә Дан орденына тәкъдим ителгән (05.05.1945), Польшада вафат булган.

Әлеге кешеләрне яисә аларның туганнарын эзләүдә ярдәм итүгезне сорыйбыз. Якыннары фронтовикларның батырлыгы турында белергә тиеш. Алар бүләкләргә документларны да алырга хокуклы. Ветеран исән булса, аңа орден тапшырылачак.

Материалларны җыю белән "Российская газета" корреспонденты Светлана Брайловская шөгыльләнә ((843) 264-41-67, 8-905-310-04-15, электрон почта kor@rgkazan.mi.ru.

P.S. Безнең җирлектә белешмәләр өчен телефон 2-42-50, 8-987-290-06-27.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев