Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гериатрия өлкәннәрне кайгырта

“Демография” илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырылучы “Өлкән буын” федераль проекты турында язган идек. Әлеге проект кысаларында районда тагын бер эш башкарыла – үзәк хастаханәдә гериатрия кабинеты ясала.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында: “Гериатрия хезмәтен үстерүне дәвам итәчәкбез. “Өлкән буын” төбәк проекты кысаларында ике ел эчендә барлык муниципалитетларда да махсус кабинетлар ачылачак, ә муниципальара медицина үзәкләрендә гериатрия койкалары булдырылачак. Безнең тарафтан күрелә торган чаралар комплексы соңгы биш ел эчендә гомерне ике елга озайтырга һәм 74,3 яшь дәрәҗәсенә җиткерергә мөмкинлек бирде”, – дигән иде. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рамил Морзаханов сүзләренә караганда, гериатрия 65 яшьтән өлкәнрәкләрнең сәламәтлеген кайгырта, социаль, психологик һәм медицина ярдәме күрсәтә. Бүген районда 65 яшьтән узган өч меңнән артык кеше исәпләнә. – Әлеге кабинетның беренче катта урнашуы юкка түгел. Өлкәннәрне милли проект кысаларында бирелгән машина белән шушы кабинетка алып киләбез. Биредә аларны табиб кабул итә һәм тиешле ярдәм күрсәтелә. Анализларны да шушы ук бүлмәдә алырга мөмкин. Быел без 847 өлкән кешене алып килүне шарт итеп куйган идек, бүгенге көнгә аларның 500дән артыгы табиблар күзәтүен узды. Ел ахырына кадәр максатыбызга ирешеребез, дип уйлыйм. Киләсе елга 1770 өлкән кешегә медицина тикшерүе уздыруны план итеп куйдык, – диде баш табиб. Районга эш визиты белән килгән ТР Дәүләт Советы депутаты, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарәләр комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин да гериатрия кабинеты белән танышты. – Гериатрия өлкән яшьтәгеләрнең авыруларын дәвалау белән шөгыльләнә. Әлеге юнәлештә эш алып бару аеруча мөһим. Чөнки җәмгыятебезнең зур өлешен өлкәннәр тәшкил итә. Республика җитәкчелеге тарафыннан өлкәннәргә аерым игътибар бирү, аларның сәламәтлеген кайгырту бурычы куелды. Кабинетның уңышлы эшләвен һәм анда йөрүче өлкән яшьтәгеләрнең озак һәм бәхетле яшәүләрен телим, – диде депутат. Проектны эшләүчеләр фикеренчә, гериатр-табиб социаль хезмәткәр ролен дә үтиячәк. Ул әбибабайларның тормыш шартларын, алар белән яшәүчеләрнең өлкәннәрне ничек кайгыртулары хакында белешә. Проблемалар булса, чишәргә алыначак.

Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев