Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әгерҗе районында дүрт кеше суга баткан

Узган ялларда Красный Борда Кама һәм Иж-Бәйки тирәсеннән агучы Иж елгасында дүрт кеше баткан, аларның барысы да - Удмуртиядән килүчеләр, дип яза "Татар-информ".

Узган ялларда Красный Борда Кама һәм Иж-Бәйки тирәсеннән агучы Иж елгасында дүрт кеше баткан. Аларның барысы да - Удмуртиядән килүчеләр, - дип яза район газетасы.

15 июльдә, шимбә көнне, 1979 елгы бер ир-егет Кама елгасына су коенырга керә. Шаһитләр сүзләре буенча, ул, ярдан йөз метр кергәч, күздән югала. Коткаручылар 75 мең квадрат метрда эзләнү эшләре алып баралар. Беренче көнне нәтиҗә булмый. 38 яшьлек ир-егетнең мәетен икенче көнне генә табалар.
16 июльдә Кама елгасында 53 яшьлек ир югала. Ул улы белән балыкка килгән була. Ирләр салмыш хәлдә көймәгә утырып елгага керәләр. Улының сүзләренә караганда, ул йоклап киткән. Уянганда, әтисе янында булмый, телефонына да шалтырату бармый. Коткаручылар А.ны эзләү эшен дәвам итәләр.
Шул ук көнне Иж-Бәйки тирәсеннән агучы Иж елгасында 32 яшьлек ир һәм аның 10 яшьлек улы бата. Ир бер улын елганың икенче ярына чыгарган була. Икенчесен алып чыккан вакытта, икесе дә су төбенә китәләр. Ирнең иптәше дә, агым көчле булганлыктан, дустын һәм аның улын коткара алмый.
Әле кояш кыздыра башлаганга берничә генә көн. Шуның ике көне нинди фаҗигаләр алып килде. Сак булыгыз! Балаларның үзләрен генә су коенырга җибәрә күрмәгез, дип кисәтәләр коткаручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X