Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әгерҗе районында автомобиль елгага төшеп киткән, өч кеше үлгән, берсе югалган

Әлеге фаҗига Наҗар авылы янында булган, эзләү эшләре дәвам итә.


("Татар-информ"). Әгерҗе районында автомобиль елгага төшеп киткән, өч кеше үлгән, берсе югалган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм телефон номерына полиция хезмәткәрләреннән 12 ноябрьдә төнлә Удмурт Республикасы номерлары белән 11 нче модельле "Лада"ның Наҗар авылы янында Иж елгасына төшеп китүе турында хәбәр алынган.

Урынга 6 нчы зона-коткару төркеме водолазлары килгән. Ачыкланганча, 4 кеше бирегә балыкка дип килгән булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, рульдә Тирсә авылы ннан салмыш хатын-кыз булган машина текә ярдан елгага төшеп киткән. Машинада шулай ук өч ир-ат та булган.

Водолазлар автомобильдән 43 яшьлек ир-ат, 37 яшьлек Ижевск кешесен һәм хатын-кызның үле гәүдәсен чыгарган. 62 яшьлек ир-ат автомобильдә булмаган. Ир-атны эзләү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X