Мөслим-информ

Гепатит – куркыныч авыру

28 июльдә Бөтендөнья гепатитка каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар табибы Вагыйзов Рәшит Гаян улы белән гепатит авыруы хакында сөйләштек. 
– Рәшит Гаянович, гепатит авыруы нәрсәсе белән куркыныч? 
– Гепатит – күп төрле йогышлы һәм йогышлы булмаган факторлар, шул исәптән алкоголь, кайбер фармакологик препаратлар һәм башкалар нәтиҗәсендә килеп чыккан бавыр ялкынсынуы. Әмма гепатит авыруына китергән сәбәпләрнең киң таралганы – вируслар. Хәзерге вакытта гепатитның биш – А, В, С, Д һәм Е вируслары билгеле, аларның һәркайсы кеше өчен куркыныч. В һәм С гепатитлары аеруча куркыныч. Алар, хроник формага күчеп, бавыр циррозына һәм бавыр яман шешенә китерергә мөмкин. Хәзерге вакытта дөньяда хроник В гепатиты белән авыручы 240 миллион һәм С гепатиты белән авыручы 130 миллионнан артык кеше исәпләнә. Безнең  районда 2019 ел ахырына В һәм С вируслы гепатит диагнозы белән 145 кеше диспансер исәбендә торган. Шуларның 68е – В гепатиты вирусы йөртүче, 64е – С гепатиты вирусы йөртуче, 13е – хроник авырулар. 
– Халык телендә “сары авыруы” дип йөртелүче А гепатиты ничек йога?
 – А гепатиты  пычранган су эчкәндә, ризык аша, су коенганда, авыру кеше белән көнкүрештә аралашканда, пычрак куллар аша йога. Авыруның билгеләре: ашказаны-эчәк системасы зарарлана, температура күтәрелә, тән, сидек, тизәк төсе үзгәрә. Вакытында табибка мөрәжәгатъ итмәгәндә авыруның хәле начарланырга мөмкин. А гепатиты белән зурлар да, балалар да авырый, әмма зурларда ул авыррак уза. Дәвалану савыгу белән тәмамлана, әмма сирәк кенә үлем очраклары да теркәлә. Авыру кеше озак вакыт диета тотарга тиеш. 
– Бу авырудан ничек сакланырга? 
– Билгесез су чыганакларыннан кайнамаган су эчмәскә; ашар алдыннан, бәдрәфтән соң, урамда йөреп кайткач кулларны сабынлап юарга; яшелчә, җиләк-җимешләрне яхшылап юып ашарга; теләсә нинди туклану нокталарында, урамда сатылучы шикле ризыклар белән тукланмаска, бигрәк тә җәйге-көзге чорда. Моннан тыш, авыру кеше белән контактта булучыларга прививка ясату мөмкинлеге бар. Прививканың тиешме-түгелме икәнен табиб кына билгели ала. Шуңа күрә гаиләдә, эш урыннарында А гепатиты белән авыручы кеше булса, контакт турында табибны кисәтергә киңәш ителә. 
–Рәшит Гаянович, вируслы гепатитларның йогу юллары турында аңлатып китсәгез иде? 
– Вируслы гепатитлар төрле юллар белән йога. А һәм Е гепатиты вируслары, әйткәнебезчә, күп очракта чиста булмаган су, ашамлыклар һәм пычрак куллар аша күчә. В, С һәм Д гепатиты вируслары кан аша (наркотик матдәләрне инъекция белән керткәндә, татуировка төшергәндә, пирсинг, косметик, маникюр, педикюр һәм башка процедуралар ясаганда, инструментлар стериль булмаганда, тире һәм лайлалы тышча җәрәхәтләнгәндә), шулай ук бала тапканда инфекцияле анадан балага һәм сакланмаган җенси мөнәсәбәтләр вакытында йога. 
– Гепатиттан саклану юллары нинди? 
– Вакцина ясату – А һәм В гепатитын профилактикалауның иң нәтиҗәле алымы. С гепатитына каршы вакцина эшләнмәгән әле, бу вирусның тиз үзгәрүчән булуына бәйле. А һәм В гепатитларына каршы вакциналар нәтиҗәле һәм куркынычсыз, күп илләрдә озак еллар кулланыла. Бу инфекциягә каршы прививкалар моңа кадәр аны ясатмаган балаларга һәм 55 яшькәчә өлкәннәргә бушлай ясала. Эпидемиология күрсәткечләре буенча профилактика календаре кысаларында куркыныч төркемгә кергән затларга: медицина хезмәткәрләренә, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә, азык сәнәгате предприятиеләрендә, җәмәгать туклануы оешмаларында, шулай ук суүткәргеч һәм канализация корылмаларына, җиһазлар һәм челтәрләргә хезмәт күрсәтүчеләргә, гепатит буенча имин булмаган урыннарга баручы затларга вируслы А гепатитына каршы прививка бушлай ясала. Хроник С гепатитын дәвалауда уңышлар бар, алар тулысынча дәвалану мөмкинлеге дә бирә. Хроник В гепатитын вирусларга каршы дәвалау организмны вируслардан тулысынча азат итми, әмма канда аның санын киметә, бу үз чиратында цирроз һәм бавыр яман шеше куркынычы кимүгә китерә. 
– В гепатиты башкалардан ничек аерыла? 
– Бавырны зарарлый торган хроник авыруларның 8-10 проценты В гепатитына туры килә. Ә йогышлы вируслы С гепатиты тагын да ешрак очрый: барлык хроник бавыр чирләренең 40 проценты – шул. Хроник В гепатитының беренчел билгеләре: хәлсезлек, бик тиз ару, ашыйсы килмәү, укшыту, уң як кабырга астында авырлык һәм авырту тою, бавырның зураюы. Мускуллар, буыннар авыртырга мөмкин. Бавыр авыртканны күрсәтә торган гадәти билгеләрдән шулай ук тән тиресенең һәм күз агының саргаюын, тәннең кычытуын, талакның зураюын, буыннарның вак «йолдызчыклар» хасил итеп укмашуын, уч төпләренең һәм табан асларының кызарып торуын атарга була. Болары – авыруның соңгы стадияләрендә күзәтелә торган билгеләр. Кандагы АЛТ ферменты активлыгы тиешле дәрәҗәдән артып китсә дә, бавырым зарарланмадымы икән, дип шикләнергә нигез бар. 
– Рәшит Гаянович, С гепатиты үзен ничек белдерә?
– Күпчелек авыруларда С гепатиты эзсез генә уза, очраклы тикшеренү вакытында гына ачыкланырга да мөмкин. Хәтта кандагы АЛТ, АСТ, ГГТП ферментлары дәрәҗәсе нормада булу “синең бавырың сәламәт” дигән сүз түгел әле. АЛТ күрсәткечләре югары булган кешеләрнең организмында вируслар активлыгы түбән булуы ихтимал. С гепатиты шул рәвешле «качып» кала. Бавыр фиброзы яки циррозы, чир йокканнан соң 25-30 елдан гына килеп чыга.
Тикшеренү, анализлар гепатит ихтималын күрсәтсә, табиб-инфекционистка күренергә кирәк. Ул тулы тикшеренү билгели: моңа канның биохимик анализы да, вируслы гепатит маркерларына анализ да, ПЦР алымы буенча вирусны ачыклау да, корсак куышлыгы органнары УЗИы да, фиброскан да керә.
Кайбер очракта хроник гепатит табылган һәм авыруы кискенләшкән кешеләрне хастаханәгә салалар, ләкин күпчелек очракта дәвалану өчен хастаханәдә яту кирәк тә булмый. Дәвалауның гомуми алымнары: хәрәкәт активлыгын киметү, диета саклау, бавыр өчен авыр булган даруларны һәм алкоголь кулланмау. Табиб махсус дарулар билгели. Алар вирусның организмга басымын киметергә, ә кайбер очракта вирустан бөтенләй котылырга ярдәм итә.
С гепатиты озак вакыт үзен сиздермәскә дә мөмкин. Ә озак дәваланмый йөрү бавыр циррозы, кайбер очракта рак, иммун системасының какшавына, башка җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Моңа кадәр барып җитмәс өчен, 6 айга бер тапкыр инфекционистка күренеп торырга киңәш ителә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: