Мөслим-информ

Гепатит – куркыныч авыру

Гепатит – күп төрле йогышлы һәм йогышлы булмаган факторлар, шул исәптән алкоголь, кайбер фармакологик препаратлар һәм башкалар нәтиҗәсендә килеп чыккан бавыр ялкынсынуы. Гепатит авыруына китерүче сәбәпләрнең киң таралганы – вируслар. Хәзерге вакытта гепатитның А, В, С, Д һәм Е вируслары билгеле.

Аларның һәркайсы кеше өчен куркыныч. В һәм С гепатитлары, хроник формага күчеп, бавыр циррозына һәм бавыр яман шешенә китерергә мөмкин. 
Вируслы гепатитлар төрле юллар белән йога. А һәм Е гепатиты вируслары күп очракта чиста булмаган су, ашамлыклар һәм пычрак куллар аша күчә. В, С һәм Д гепатиты вируслары кан аша (наркотик матдәләрне инъекция белән керткәндә, пирсинг төшергәндә, косметик, маникюр, педикюр, татуировка һәм башка процедуралар ясаганда, инструментлар стериль булмаганда, тире һәм лайлалы тышча җәрәхәтләнгәндә) йога. В гепатиты күпчелек җенси юл белән, 70 процент очракта анадан балага күчә.
А һәм В гепатитын профилактикалауның иң нәтиҗәле алымы – вакцина ясату. Ул – нәтиҗәле һәм куркынычсыз. Бу инфекциягә каршы прививкалар моңа кадәр ясалмаган балаларга һәм 55 яшькә кадәрге өлкәннәргә бушлай үткәрелә. Куркыныч төркемгә керүчеләргә: медицина хезмәткәрләренә, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә, азык сәнәгате предприятиеләрендә, җәмәгать туклануы оешмаларында эшләүчеләргә, суүткәргеч һәм канализация корылмаларына хезмәт күрсәтүчеләргә, гепатит буенча имин булмаган урыннарга баручы затларга вируслы А гепатитына каршы прививка бушлай ясала. 
Нәтиҗәле һәм куркынычсыз яңа препаратлар барлыкка килү белән хроник С гепатитын дәвалауда уңышлар күзәтелә, алар тулысынча дәвалану мөмкинлеге дә бирә. Хроник В гепатитын дәвалау организмны вируслардан тулысынча азат итми, әмма канда аларның саны кими. Бу үз чиратында цирроз һәм бавыр яман шеше куркынычы кимүгә китерә. 
Хроник В гепатитының беренчел билгеләре: хәлсезлек, бик тиз ару, аппетит булмау, укшыту, уң як кабырга астында авырлык һәм авырту тою, бавырның зураюы. Мускуллар һәм буыннар авыртырга мөмкин. Бавыр авыртканны күрсәтүче билгеләр – тән тиресенең һәм күз агының саргаюы, тән кычыту, талак зураю, уч төпләре һәм табан аслары кызару. 
С гепатитына килгәндә, ул күпчелек авыруларда эзсез генә уза, очраклы тикшеренү вакытында гына ачыкланырга да мөмкин. Хәтта кандагы АЛТ, АСТ, ГГТП ферментлары дәрәҗәсе нормада булу да бавыр сәламәт дигән сүз түгел әле. С гепатиты гадәттә “качып” кала. Бавыр фиброзы яки циррозы, чир йокканнан соң, 25-30 елдан соң гына килеп чыга. Тикшеренү, анализлар гепатит булу ихтималын күрсәтсә, тиз арада табибка күренергә кирәк. Ул тулы тикшеренү билгели. 
Хроник гепатит табылган һәм авыруы кискенләшкән кешеләрне гадәттә хастаханәгә салалар. Ләкин күп очракта дәвалану өчен хастаханәгә яту кирәк тә булмый. Дәвалауның гомуми алымнары: хәрәкәт активлыгын киметү, диета саклау, бавыр өчен авыр булган дарулар һәм алкоголь кулланмау. Табиб вирусның организмга басымын киметүче, ә кайбер очракта вирустан бөтенләй котылырга ярдәм итүче дару-препаратлар билгели.
С гепатиты озак вакыт үзен сиздермәскә дә мөмкин. Ә озак дәваланмый йөрү бавыр циррозына, яман шеш авыруына, иммун системасының какшавына һәм башка җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Алар күзәтелмәсен өчен 6 айга бер тапкыр табибка күренеп торырга киңәш ителә.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: