Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гендерлы укыту сыйфат өлгерешенә тәэсир итә

Мөслим мәктәпләрендә әтиәниләр университетлары бара. Беренчеләрдән булып әти-әниләр каршында Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе хисап тотты. Университетның темасы “Яңача укыту шартларында әхлак тәрбиясе бирү алымнары” иде. 

Бүген мәктәпләргә бәя дәүләт имтиханнары нәтиҗәләреннән чыгып бирелә. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә 9 сыйныф укучыларының төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре узган елныкы белән чагыштырганда югарырак. Тик тарих, җәмгыять белеме, инглиз теленнән кала барлык фәннәрдән дә уртача билге район күрсәткечләреннән түбән. Рус теле белән җәмгыять белеменнән БДИ нәтиҗәләре дә түбәнрәк булган. “Бу кадрлар җитмәүгә бәйләп аңлатыла, – ди мәктәп директоры Илзир Мадьяров. 
– Системалылык, кече сыйныфлардан ук кызыксындыру да җитми”. 
Быелгы уку елыннан Мөслим урта мәктәбендә егетләр һәм кызлар аерым укытыла.“Гендерлы укыту сыйфат өлгерешенә уңай тәэсир итә”, – ди мәктәп директоры Илзир Мадьяров. Башлангыч сыйныфларда сыйфат өлгереше – 6 процентка, урта звенода 3 процентка арткан. Үсеш егетләр классларында аеруча яхшы чагыла, ди укытучылар. Әти-әниләр арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре дә шундый фикер калдыра. 31 процент әти-әни баласының укуга омтылышы артуын, 80 проценты ул-кызының мәктәпне яратуын билгеләп үткән. Тик укучыларның 45 процентына гына аерым уку ошый, калганнар элеккеге сыйныфын сагына икән. 
Мәктәптә әхлак дәресләре дә керткәннәр. Дәресләрне махсус белгечләр белән беррәттән әти-әниләр дә, дин әһелләре дә алып бара. Башлангыч сыйныфларда “Дәү әни дәресләре” үткәрелә. Алар мастер-класс форматында оештырыла. Өченче ел рәттән “Тормыш дәресләре” дә алып барыла. Мәгариф ветераны Рәмилә Дәүләтова да – мәктәптә еш кунак. Әтиәниләр университетында ул үз гаиләсе мисалында китапка кызыксыну уяту турында сөйләде. “Чүкеч белән кадак кагып кына баланы хезмәткә өйрәтеп булмый, үз үрнәгеңдә тәрбияләргә кирәк, – диде район башлыгы Рамил Муллин. – Әти-әни балада соклану, горурлану, тәэсирләнү кебек хисләр уятырга тиеш. Моның өчен әти-әнигә дә үзе өстендә даими эшләргә, күп укырга кирәк”. 
Римма АФЗАЛОВА. 
Фото – “Мөслиминформ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама