Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газетага языл һәм бүләк от!

“Авыл утлары” газетасын үземне белә башлаганнан бирле укыйм, язылмый калганым юк. Газета-журналларга язылып кына калмыйм, үзем дә мәкаләләр дә җибәрәм, димәк, аларны чыгаруга да күпмедер өлеш кертәм, дип уйлыйм, – ди Миләүшә Хәсәнова.

– Туганнарым, танышларым миннән, хөкүмәт хисабына яшисең, дип “көләләр”. Моның сәбәбе дә бар: газета-журналларга язылам да, андагы конкурсларда, акцияләрдә катнашам. Нәтиҗәсе: урын яулап, бүләкләр алам. Мин язылган “Авыл утлары”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Мәгариф”, “Көмеш кыңгырау” газеталарыннан да быел күп бүләк кайтты.

“Авыл утлары” газетасын үземне белә башлаганнан бирле укыйм, язылмый калганым юк. Газета-журналларга язылып кына калмыйм, үзем дә мәкаләләр дә җибәрәм, димәк, аларны чыгаруга да күпмедер өлеш кертәм, дип уйлыйм.

Узган атнада гына, “Мәгариф” журналы үткәргән “Яшел бишек” конкурсында икенче урынны алып, диплом һәм Кукмара савыт-сабалары белән бүләкләндем. Менә “Татмедиа” җәмгыятеннән дә икенче тапкыр бүләккә лаек булдым.

Конкурсларны оештыручыларга, минем хезмәтемне тиешенчә бәяләп, бүләкләр биргән өчен, зур рәхмәтемне җиткерәм. Башкаларга да газета-журналларга даими язылырга киңәш итәм. Язылып кына калмаска, аларны укып, матбугат чаралары үткәргән һәр эштә катнашып яшик!

Рәсемдә: Миләүшә Хәсәнова кызы Асылъяр белән “Татмедиа” бүләген алырга килде.

Мөнирә Арсланова фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев