Газета-журналларга язылып, телевизор от!

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте тарафыннан чыгарыла торган газет-журналларга язылган кешеләргә кыйммәтле бүләкләр өләшү күптән инде матур традициягә әверелде: быел әлеге чара бишенче тапкыр уздырылачак.
"ТАТМЕДИА" тарафыннан нәшер ителә торган газета-журналлар саны чиксез күп. Шунысы сөенечле: әлеге матбугат чараларына язылучы, аларны көтеп алучы, теге яки бу мәкалә буенча үз фикерен белдерүчеләр дә шактый. Татарстанлыларны сыйфатлы вакытлы матбугат белән тәэмин итү исә - компаниянең төп бурычы. Газета-журналларга язылучылар арасында Россиянең башка төбәкләрендә гомер итүчеләрнең дә булуы исә аеруча шатлыклы күренеш...
Билгеле булганча, инде берничә ел дәвамында "ТАТМЕДИА" газета-журналларга язылучыларга кыйммәтле бүләкләр өләшә. Моңа кадәр әлеге бүләккә вакытлы матбугатка язылып аеруча күп акча сарыф иткән кеше лаек була иде. Тик узган ел җиңүчеләрне ачыклау кагыйдәләре үзгәрде. 2016 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча үткәрелгән акциянең җиңүчеләрен барабан әйләндереп ачыкладылар.
Хәзер исә "ТАТМЕДИА" 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясендә катнашучылар арасында да шундый ук акция игълан итә. Анда катнашу өчен 30 июньгә кадәр "Татмедиа"ның кимендә өч басмасына язылып, квитанцияләрнең күчермәләрен оештыручыларга җибәрергә кирәк. Хатлар 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт адресы буенча кабул ителә. Теләге булганнар әлеге квитанцияләрне podpiska@tatmedia.ru электрон почтасына җибәрә ала. Шунысы да бар: вакытлы матбугатны ким дигәндә 6 айга яздыру сорала. Әлеге басмаларның исемлеге белән исә www.tatmedia.ruсайтында танышырга мөмкин. Хатта акциядә катнашучының телефон номерын күрсәтү мәҗбүри.
Агымдагы елда җиңүчегә тапшышырылачак төп бүләк - 32 дюймлы телевизор. Шул ук вакытта өч цифрлы фотоаппарат, "Кукмара" савыт-сабалары да үз хуҗаларын табачак. Әле алай гына да түгел, һәр районның аеруча актив катнашучыларын истәлекле бүләкләр көтә. Призларны уйнату 19 август көненә билгеләнгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 июль 2022 - 09:43Җепселле яшелчәләр - симерүгә каршы яхшы чара Симез булуның сәбәпләре күптөрле. Даими утырып эшләү, нәселдәнлек, өзлексез ашау, гормональ бозылулар һәм әйләнә - тирә факторы - күптәннән мәгълүм сәбәпләр.300
-
6 июль 2022 - 09:34Әлмәт авылы сулы булды Авылны су белән тәэмин итүгә читтә яшәүче якташлар да өлеш керткән.600
-
6 июль 2022 - 09:24ГТО нормативларын тапшырдылар "Транснефть-Прикамье" акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшыруда катнашты700
-
6 июль 2022 - 08:30Ак Барс Банк тәкъдим итә Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли2800
-
6 июль 2022 - 08:22Ут булмый 6 июль конне 09.30-15.00 сәгатьләрдә Мөслим урамнарында ут булмый2900
-
5 июль 2022 - 19:46Үлән чәйләре файдалы! Чәй безнең организмга ләззәт кенә биреп калмый, ә сәламәтлегебезне дә ныгытсын дисәк аңа төрле кушылмалар өстәргә була. Түбәндә сүз шул хакта.10600
-
5 июль 2022 - 18:49Фәнисә Хәбибуллина комсомол яшьлеге турында яза 1960 елның ноябрендә комсомолга кердем. Әткәй белән әнкәй (хәзер мәрхүмнәр инде), комсомолга керүем белән котлап: “Кызым, комсомол исеменә тап төшермә, акыллы, кешелекле бул!”– дип, кулымны кыстылар. Аннары әткәй, почтага барып, “Татарстан яшьләре” газетасына язылып кайтты. Һәм: “Укы, кызым, газета синең ышанычлы дустың булыр”, – дип, газетага язылуы турында квитанция бүләк итте. Ул шатлыклы көнем бүгенгедәй хәтередә.10600
-
5 июль 2022 - 17:37Авылым тарихы. Тегермәнлек Тегермәнлекнең көнбатыш тарафында мари зираты калдыклары бар (халык телендә чирмеш зираты). Бер елны үләт базы казыганда, кеше сөякләре чыга башлагач, эшне туктатып, ул урынны кире күмеп куйдылар. Кайберәүләр бу урынны Тегермәнлекнең иске зираты булмадымы икән дигән фикерләр дә әйтә.12600
-
27 июнь 2022 - 14:57Мөслимлеләр журналларны яратып укый
-
23 июнь 2022 - 09:42Солдат хатлары
-
4 июль 2022 - 11:30Чираттагы утырышБүген администрациянең утырышлар залында район башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.10000
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5427802
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.520200
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.462301
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).367504
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.333503
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.254701
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика