Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газ җиһазларыннан файдаланганда куркынычсызлык таләпләрен үтәү мөһим

Төзек булмаган газ, агач ягылучы мичләр, газ җиһазлары газ исе чыганаклары булып тора.

Көнкүрештә бу кагыйдәләрне үтәмәү аяныч нәтиҗәләргә китерә. Яңа ел яллары чорында республикада газ исе белән агулануның 6 очрагы теркәлгән. 2018 нче елның 31 декабрендә Әлмәт шәһәрендә 6 кеше (шуларның дүртесе – балалар) газ исе белән агуланды. 2019нчы елның 6 гыйнварында шушындый ук бәлагә Казанда 4 кеше (өчесе – балалар) тарыды. 14 гыйнвар көнне шулай ук Казан шәһәрендә газ исе белән агуланган 3 кеше (икесе – балалар) хастаханәгә салынган.

ТР Дәүләт торак инспекциясе газ җиһазларыннан файдаланганда куркынычсызлык таләпләрен саклау кирәклеге хакында исегезгә төшерә. Төзек булмаган газ, агач ягылучы мичләр, газ җиһазлары газ исе чыганаклары булып тора. Мичләрдәге ярыклар, тыгылган төтен юллары, кар  томалаган яисә җилдән сакланмаган мич торбалары газ исенең торак бинада җыелуының сәбәбе булырга мөмкин.

Торак бинага тышкы һава үтеп керә алмау күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең агулануына китерергә мөмкин. Һава клапаннары булмаган пластик тәрәзәләрнең герметик конструкцияләре дә бу куркынычны арттыра. Саф һава җитәрлек булмаганда өй эчендә газ исе җыелырга мөмкин. Газ җиһазларын эшләтеп җибәрер алдыннан төтен юлының суыруын тикшерергә кирәк.

Газ исе белән агулануның билгеләре: баш авырту, баш җәйләнү, күңел болгану, хәрәкәт координациясе бозылу. Бер үк бинадагы берничә кешедә берьюлы шушындый билгеләр күзәтелү яисә бинадан чыккач хәлнең яхшы якка үзгәрүе газ исе белән агулануны белдерергә мөмкин.

Район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X