Мөслим-информ

Газ җиһазларыннан файдалана беләсезме?

Хәзерге чор балалары мичкә утын ягып өй җылытуның нәрсә икәнен белмиләр. Утын юнәтәсе, алып кайтасы, аны ярасы, өясе юк. Өйләребез газ белән җылытыла, күпләр мунчаларында да зәңгәр ягулык куллана.

– Районыбызда шәхси йортлар газ белән җылытыла. Күпфатирлы йортлар да шәхси җылыту системасына көйләнгән. Газ җиһазларыннан файдалану игътибарлы булуны һәм саклык таләп итә. Газ җайланмалары белән эш иткәндә бәхетсезлек очраклары булмасын өчен, район газ оешмасы хезмәткәрләре шәхси секторда һәм күпфатирлы йортларда, социаль объектларда даими тикшерүләр үткәрәләр. Газ приборларына техник карау иминлек максатында уздырыла, – ди район газ-эксплуатация хезмәте җитәкчесе Рөстәм Харисов.
Төзек булмаган газ приборларыннан файдаланырга ярамаганын барыбыз да беләбез. Ләкин кагыйдәләрне һәрвакытта да төгәл үтибезме соң? Җәйге чорда Иске Карамалы авылында газ приборлары белән эш итү кагыйдәләрен тупас бозу сәбәпле янгын чыкты. Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегеннән хәбәр итүләренчә, өй хуҗасы үз белдеге белән газ плитәсен газ баллонын тоташтырган. Газ баллонына газны да үзе тутырган! Янгын вакытында тәне 90 процент пешкән райондашыбыз Яр Чаллы хастаханәсендә вафат булды.
– Газ приборлары “көйсезләнә” башласа, алардан файдаланмаска кирәк. Газ исе чыкса, электр приборларына кагылырга ярамый! Газ исе булганда шырпы яисә зажигалка кабызу да фаҗигале тәмамланырга мөмкин. Кайбер кешеләр газ чыгуын тикшерү өчен шырпы сызып карарга да курыкмый. Бу – аеруча куркыныч, – ди Рөстәм Харисов.
Газ чыгудан шикләнгәндә газ шлангларын, резьбалы тоташтыру урыннарын сабынлы су белән генә тикшерергә ярый. Сабын куыклары хасил булса, димәк, газ чыгып утыра. 
– Газ плитәсендә утның көчле януына игътибар итеп, берничә мәртәбә газовикларны чакырдым. Кәстрүлләрем корымлана башлаган иде. Газовиклар бик тиз килеп җиттеләр һәм плитәнең төзексезлеген ачыкладылар. Плитәдә ут һәрвакыт тигез янарга тиеш, – ди Мөслимдә гомер итүче Ләйсирә Хәбибуллина.
– Аш-су бүлмәсендә әти-әниләр балаларның үзләрен генә калдырмасыннар иде. Газ плитәсендә торучы кайнар кәстрүл яисә чәйнекне өсләренә аударып, пешкән балалар аз түгел. Плитә өстендә киемнәр яки башка әйберләр киптерергә ярамый. Бүлмәне җылыту өчен плитә куллану да фаҗига белән тәмамланырга мөмкин, – ди район газ-эксплуатация хезмәте җитәкчесе Рөстәм Харисов.
Газ җиһазларына техник тикшерү үткәрергә килгән район газ хезмәте белгечләрен йортларына кертмәүчеләр дә бар. Рөстәм Харисов әйтүенә караганда, клиентка хезмәт күрсәтелмәгән килеш түләү кәгазе бирелми. Ә тикшерү үтмәгән плитәнең төзеклегенә гарантия бирелми. Бу очракта абонентларга кисәтү кәгазе юллыйлар. 20 көн үткәч, техник тикшерү үтмәгән газ җиһазларын “өзәләр”, ягъни зәңгәр ягулык килми башлый. 
– Төзек булмаган төтен юллары һәм вентиляция каналлары да тормыш өчен куркыныч. Төтен юлларын, морҗаларны, вентиляция каналларын тикшерү өчен кичекмәстән әлеге эшләрне башкаручы махсус оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мондый тикшерүләр елга өч тапкыр башкарылырга тиеш, – ди Рөстәм Харисов.

Лилия Шәймиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: