Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газ җиһазларынан дөрес файдаланыгыз

Газ җиһазлары конструкцияләренә үзгәрешләр кертү, төтен һәм вентиляция системалары төзелешен үзгәртү шулай ук рөхсәт ителми.

Йорт эчендәге газ җиһазларын куркынычсыз файдалануны тәэмин итү максатында үз белдегең белән йортка (фатирга, бакча йортына) газ кертү; газ җиһазларын, баллоннарны һәм запор арматурасын күчерү, алыштыру һәм ремонтлау, җылытылучы биналарның мәйданын тиешле оешмалар белән килештермичә үзгәртү тыела. Газ җиһазлары конструкцияләренә үзгәрешләр кертү, төтен һәм вентиляция системалары төзелешен үзгәртү шулай ук рөхсәт ителми.

Вентиляция каналлары, төтен юлын чистарту өчен калдырылган “кесә”ләр һәм люкларныкапларга ярамый. Көйләү һәм куркынычсызлык автоматикасы эшләп торырга тиеш. Газ җиһазлары, автоматика, арматура һәм газ баллоннары төзек булмаганда газдан файдалану катгый рәвештә тыела.

Газ мичләрендә, төтен юлларында штукатурка ярылган очракта шулай ук газдан файдаланудан тыелу зарур. Төтен юлларында һәм су җылыткычларындагы төтен юлларында мөстәкыйль рәвештә өстәмә шиберлар кую рөхсәт ителми.

Төтен һәм вентиляция каналлары даими тикшерелергә һәм чистартылырга тиеш. Газ янганда форточкалар, жалюзи рәшәткәләре, вентиляция каналлары ачык булырга тиеш. Төтен юлларының һәм вентиляция каналларының, ванна бүлмәләренең ишек астындагы араларының яхшы суыруын тәэмин итәргә кирәк.

Даими эшләүгә исәпләнгән һәм моның өчен тиешле автоматикасы булган җиһазлардан кала, эшләп торучы газ җиһазларын күзәтүсез калдырмаска. Мәктәпкәчә яшьтәге һәм үз хәрәкәтләрен контрольдә тотмаучы, җиһазлардан файдалана белмәүче затларны газ җиһазларына якын җибәрмәскә.

Газ плитәләрен бина җылыту өчен файдаланмаска. Газ җиһазлары урнаштырылган бүлмәләрне йокы һәм ял итү өчен файдаланмаска.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X