Мослим

Товарны сатып алу мәҗбүри түгел

Өйләргә йөреп, газ сигнализаторлары сатып алырга тәкъдим итүчеләр күренә башлады.

Өйләргә йөреп, газ сигнализаторлары сатып алырга тәкъдим итүчеләр күренә башлады. Газ хезмәте хезмәткәрләренең махсус киемен кигән сатучылар үзләрен газ контроленнән дип тәкъдим итә. Алар, кешеләрнең ышанычын яулап, товарны мактыйлар, бу җиһаз булмаган очракта гражданнарга янгын һәм газ хезмәтләре штраф салачак, дип куркыталар. Гәрчә кабул итү актында “Товарны сатып алу мәҗбүри түгел” дип язылган булса да. Өйләргә йөрүчеләр товарны, маркасына карап, 7 мең сумга кадәр бәядә тәкъдим итәләр. Интернет мәгълүматлары буенча, аның факттагы бәясе 2-5 мең сум тирәсе. Сатып алган товарны кире кайтару яисә сатучыга башка таләпләр җиткерү кыен, чөнки сатучы турында тулы мәгълүмат юк; шалтыратсаң, ул телефонын алмый һәм товарның паспортында (инструкциясендә) җитештерүче, импортка чыгаручы турында мәгълүмат, товарның гарантия талоны юк, дип хәбәр итәләр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш
  • Әтиләр советы
  • Республиканың иң танылган язучы-әдипләре кунакта
  • “Кояшлы Ык” ял зонасына өмә
  • Автоледи конкурсы
  • ВДВ десантчылар бәйрәме
  • Велойөреш
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: