Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гасырлардан килгән изге бәйрәм

Троица халык күңелендә язны озату һәм җәйнең килеп җитүен гәүдәләндергән. Элекке заманнардан ук бу көнне йортларны, чиркәү тәрәзәләрен, диварларын каен ботаклары белән бизәгәннәр, идәннәргә яңа чабылган яшел үлән җәйгәннәр.

Соңгы елларда җирлегебездә яшәүче милләт вәкилләре дини бәйрәмнәрен, йола һәм гореф-гадәтләрен торгызу һәм зурлап билгеләп үтүгә аерым игътибар бирә. Православие динен тотучы райондашларыбыз 16 июнь көнне Рус Шуган авылында Изге Троицаны бәйрәм итте. Провославныйларның 12 төп бәйрәмнәренең берсе булган Троица – “күчеп йөрүче” бәйрәм, ул Пасхадан соң 50 көн узгач билгеләп үтелә. Бәйрәм көнне чиркәүләрдә узучы аерым службалардан тыш күңел ачу чараларына да зур урын бирелә.

Рус Шуган авылындагы изге Николай чиркәвендә иртәнге 8.00 сәгатьтә үк бәйрәмгә багышланган дини литургия башланып китте. Өч сәгатьтән артык дәвам иткән гыйбадәттә олысы да, кечесе дә күп катнашты. Менә авыл өстенә чаң тавышы таралды. Литургиядә катнашучылар Хаҗ йөреше белән авылның икенче башындагы часовняга юл тотты. Аның ихатасында да гыйбадәт шактый вакыт дәвам итте. 
– Дини бәйрәмнәрне торгызу буенча җирлегебездә күп эшләнә. Соңгы берничә елда Троица нигездә гыйбадәт рәвешендә генә уза иде. Быел, җирлек депутатлары һәм авыл активы белән киңәшләшеп, аны зурлап, бөтен йолаларына туры китереп үткәрергә булдык. Язгы эшләрне тәмамлап, җәйне каршылау чорына туры килгән бәйрәм үзенә күрә Авыл көне дә булыр, дип уйладык. Киләсе елга Рус Шуган авылына нигез салынуга 300 ел тула. Шул уңайдан Троицаны тагын да киңрәк масштабта үткәрергә ниятләп торабыз, – диде Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина. Бәйрәм бүләксез, күчтәнәчсез буламыни?! Алдагы көнне, өйдән-өйгә йөреп, халыктан бүләк-санак җыйганнар. Һәркем хәзинәсендә булганы белән бүлешкән. “Онытылып барган дини бәйрәмебезнең яңаруына, авылыбызга милли рух иңүенә сөенеп бетә алмыйбыз” дигән өлкән буын. Иганәчеләре дә шактый булган, җирлек башлыгы аларга аерым рәхмәт әйтте. 
– Троица – иң зур һәм изге бәйрәмнәрнең берсе. Әби-бабаларыбыздан килгән йолаларның бүгенге көнгә кадәр саклануына чиксез сөенәбез. Бәйрәмгә районда яшәүче православие христианнары белән бергә башка төбәкләрдән дә бик теләп киләләр, – ди Наталья Шадрина. 
Бәйрәмнең икенче өлеше мәктәп янындагы спорт мәйданчыгында узды. Авыл үзешчәннәре түгәрәк эчендә утырган каен агачы тирәли җырлап-биеп әйләнделәр. Бәйрәмдә котлау-тәбрикләүләр дә, җыр-бию, уен-көлке һәм бәйгеләр дә күп булды. Шунда ук аттракционнар, бәйрәм сәүдәсе гөрләде. 
– Рус Шуган җирлеге соңгы елларда чын мәгънәсендә яңарыш кичерә. Халык үзенең гасырлардан килгән традицияләрен сакларга, яңа тормыш белән яшәргә омтыла. Киләчәктә дә бердәмлектә, тату гаилә булып яшәргә язсын, – диде район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гарипов, православие христианнарын бәйрәм белән котлап. 
– Элек-электән гомумхалык бәйрәме булган изге Троицада һәркем рәхәтләнеп күңел ачкан, уеннарда катнашкан. Бу көнне тәмле ризыклар әзерләп, бер-берсен кунак итү, сыйлау да матур гадәт булып тора. Бәйрәм-йолаларыбыз буыннардан-буыннарга дәвам итсен, яшьләр гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп үссен, – ди Татьяна Багрова. 
Изге Троица көнендә яңгыр яуса, уңыш мул булыр, диләр. Ул көнне табигать-анабыз авылны да, Мөслимне дә шифалы яңгыр белән сөендерде. Еллар имин килсен, кырларда игеннәр күкрәп уңсын, гаиләләребездә муллык һәм бәрәкәт булсын! 

Әлфинур 
Ногманова. 
Автор фотолары.

Әлфинур 
Ногманова. 
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев