Гасырларда яшә, мәгърифәтле Мөслим!
Олы Чакмак авылында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан “Гасырларда яшә, мәгърифәтле Мөслим!” исемле фәнни-гамәли конференция узды.
Чара элекке мәдрәсә бинасы янында башланды. Авыл имамы Фазыл хәзрәт Садриев Коръән аятьләрен укыганнан соң, кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Марина Бәдретдинова сәламләде. Конференция авыл мәдәният йортында дәвам итте. Анда авыл музеенда сакланучы экспонатлардан, кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Конференциядә районыбызның хөрмәтле аксакаллары, тарих укытучылары, дин әһелләре, авыл халкы, мәктәп укучылары, күрше Азнакай, Сарман районнарыннан килгән кунаклар ислам диненең тормышыбыздагы роле, аның тарихы, гыйлемне үстерүнең әһәмияте турында фикер алышты.
Конференция үткәрү өчен Олы Чакмак авылы сайлану юкка түгел. Олы Чакмак – элек-электән үз көнен үзе күреп, әхлагын кайгыртып яшәгән авыл. 1847 елгы документларда авылда мәчет, берешәр имам, хатыйп һәм мәхәлләдә 61 кеше (гаилә башлыгы, салым түләүче ир кеше) булганлыгы әйтелә. 1921 елда мәгариф буенча үткәрелгән анкетада мәктәп-мәдрәсәнең эшли башлаган вакыты 1850 ел дип күрсәтелә. Кайбер чыганаклар авылда 1830нчы елларда ук мәдрәсә булганлыгы турында сөйли. 1921 елда мәктәптә 187 бала укыган, 200 китаптан торган китапханә булган. Олы Чакмак мәдрәсәсе шул чор мәгарифенең абруйлы уку йорты була. Аның шәкертләре арасында танылган шагыйрь Гали Чокрый да булган.
Данлыклы Чакмак мәдрәсәсенең 1906 елда төзелгән олы, иркен таш бинасында берьюлы 200ләп шәкерт аң-белем алган, дини һәм дөньяви белем нигезләренә төшенгән. Конференциядә Сарман районы Зур Нөркәй мәктәбе укытучысы, хезмәт юлын Мөслим районында башлаган Назыйм Мәхмүтов китергән кызыклы мәгълүматлар да яңгырады. Аның фикеренчә, Олы Чакмак мәдрәсәсен салу өчен сәүдәгәр Хәлфиннар акча биргән һәм “мәдрәсә төзелешен башкарырга, белем бирергә гыйлемле, хөрмәтле хәлфәләр, имам- мөгаллимнәр булган Чистай ягы кешеләре Мөхәммәткашшаф бине мелла Әхмәтвәли Фәйзуллин Мөхәммәтшакир бине мелла Әхмәтвәли Фәйзуллинны чакыртып китергән”. Мөхәммәткашшаф дини белем өчен җаваплы булса, Мөхәммәтшакир дөньяви белем өчен җавап биргән. Бертуган Фәйзуллиннарга югары хезмәт хакы түләнгән. Хәлфиннар билгеләгән хезмәт хакы елына 50-70 сум тәшкил иткән. Фәйзуллиннар белән композитор Җәүдәт Фәйзи һәм язучы Мирхәйдәр Фәйзи арасында туганлык җепләре бар. Аларның нәсел-нәсәбе бертуган Хәлфиннар белән дә бәйле. Кайбер документларда “мәдрәсә бинасы 1894 елда төзелгән” диелә. Назыйм әфәнде фикеренчә, Олы Чакмак мәдрәсәсе ике тапкыр төзелгән булырга тиеш.
Олы Чакмакта туып үскән, бүгенге көндә Азнакай хастаханәсендә баш табиб урынбасары булып эшләүче Илдар Даутовның балачак хатирәләрен, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фаяза Галимованың әнисе истәлекләрен конференциядә катнашучылар алкышларга күмде.
Мәдрәсә бинасы 1981 елга кадәр халыкка башлангыч мәктәп булып хезмәт иткән. Мәктәп өчен ике катлы яңа таш бина салынгач, мәдрәсә ташландык хәлгә килә. Бүгенге көндә мәдрәсәнең түбәсе җимерелеп, диварлары гына торып калган. Мәдрәсә – Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр исемлегенә кертелеп сакланучы бина. Ул Мөслим районында дүртенче номер белән теркәлгән.
Мәдрәсә диварларының әле дә ныклы булуы юкка түгелдер. Мәдрәсәнең киләчәк буыннарга да хезмәт итүенә, районыбыз мәгърифәтен үстерүдә үз өлешен кертүенә өмет бар.
Район башлыгы Альберт Хуҗин әлеге мәдрәсәне тарихи мирас буларак һичшиксез торгызырга кирәк дигән карарга килеп, Олы Чакмак мәдрәсәсен төзекләндерү һәм сафка бастыру эшләренә старт бирде.
Ислам динен кабул итү илебез мәгърифәтен үстерүгә зур өлеш керткән. Мәдрәсәне торгызу – динебезне дә торгызу, аны саклау, киләчәк буыннарга җиткерү өчен нигез, район халкын күркәм эшкә туплауга сәбәп булсын иде. Президентыбызның ярдәме, уртак тырышлык белән бу ният тормышка ашар, иганәчеләр дә бу изге эштән читтә калмаслар, дигән өметен җиткерде конференциядә катнашучылар.
Гөлназ Җәлилова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев