Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гасыр кичкән Гайнекамал апа

Районыбызның иң өлкән кешесе – Яңа Сәет авылында яшәүче Гайнекамал апа Мәүлиева бу көннәрдә котлаулар кабул итте. 15 гыйнварда аңа 105 яшь тулды! Гасыр яшьтәшен котларга район башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендәге делегация килде.

Районыбызның иң өлкән кешесе – Яңа Сәет авылында яшәүче Гайнекамал апа Мәүлиева бу көннәрдә котлаулар кабул итте. 15 гыйнварда аңа 105 яшь тулды! Гасыр яшьтәшен котларга район башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендәге делегация килде. 
Кайчан гына барып керсәң дә, күптәнге танышын күргәндәй, мөлаем йөз белән каршылый Гайнекамал апа. 105 яшьне бирмәссең дә. Уш-зиһене дөрес, күзләре яхшы күрә. Һәркем белән ачык итеп сөйләшә. Район башлыгы белән дә, үз улын күргәндәй, яратып, эчкерсез аралашты. Рамил Муллин гасыр кичкән Гайнекамал апа Мәүлиевага РФ Президентының котлау хатын, чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырды. 
Гайнекамал апа гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы елларының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән, тормышның ачысын да, төчесен дә күп татыган. Тормыш арбасына бик иртә җигелгән ул, урагын да урган, көлтәсен дә бәйләгән, ир-атлар белән Әҗәкүлгә икмәк һәм чәчүлек орлык та ташыган, хәләле Миргалим сугышка киткәч, аның урынына бригадир да булып калган. Ирен, бик иртә ике улын югалту хәсрәтен дә кичергән. Шулай да авырлыклар алдында баш имәгән, сабыр канатын сындырмаган. 
– Әнкәебезнең озак яшәвенең сере – хәрәкәттә булуда, тиз йөрүдә. Мин белә-белгәннән бирле йөгереп кенә йөрде ул. Эшкә нык булды. Колхоз эшен дә, өйдәгесен дә тиз генә башкарып куя, күрми дә кала идек. Безнең укуны да контрольдә тотты. “Карагыз аны, “4”ле аласы булмагыз! Җыелышка баргач, сезнең өчен кызарып утырырга туры килмәсен!” – ди иде. Әнкәй белән Рәмзилә кебек 40 ел бергә яшәүче килен-кайнаналар күп түгелдер ул. Рәмзиләгә бик тә рәхмәтлебез. Әнкәебезне бик нык тәрбияли. 100 яше тулганчы үзебезгә дә алып киткәли идек. Бер атна үтүгә авылны, өен, Рәмзиләне сагына башлый иде, – ди Менделеевск шәһәрендә яшәүче кызы Фәүзия Фатыйхова. 
“Әнкәй бервакытта да үзен сакламады, һаман башкаларны кайгыртты, авырлыктан курыкмады. Хәтерлим әле: бүрәнәнең юан башыннан әнкәй тоткан, әткәй – нечкәрәк башыннан. Урманнан кайткан йөкне дә әнкәй берүзе бушата иде. Күрәсең, аналар күтәрә алмаган авырлык дөньяда юктыр ул. Шундый авырлыклар, үз-үзен аямау, күбрәк башкалар өчен яшәү корыч кебек чыныктыргандыр безнең әнкәйне”. Гайнекамал апаның Казанда яшәүче кызы Тихния Гайфуллина әнкәенең 95 яшьлек юбилее уңаеннан шулай дип язган иде.
Гайнекамал апа менә дүрт дистә елга якын килене Рәмзилә тәрбиясендә яши. Каенанасына яхшы тәрбия, кайгырту күрсәтеп яшәгәне өчен рәхмәт әйтеп, район башлыгы Рәмзилә ханымга чәчәк бәйләме һәм шәлъяулык бүләк итте. 
– Гомер буе фермадан кайтып кермәдем. Балаларны әнкәй тәрбияләште, йорт-җиргә күз-колак булды. Таһирым үлгәнгә дә егерме ел. Бер-беребезгә иптәш булып гомер итәбез, – ди Рәмзилә ханым. 
Гайнекамал әбинең алты баласыннан туган 12 оныгы, 6 оныкчыгы бар бүген. Бер оныкчыгы, карт әбисенә 100 яшь тулган көнне, бишенче буын булып, дөньяга аваз салган. Гайнекамал апа әнә шулай мәгънәле һәм бай, сәламәт һәм хәтерле гомер насыйп иткәне өчен Аллаһыга мең шөкер итеп, бәхетле картлык кичерә.
Әлфинур Ногманова. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев