Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гасыр афәте

СПИД – булдырылган иммунитет дефициты синдромы – лимфатик системаның зарарлануы нәтиҗәсендә кеше организмының үз-үзен саклау көчләре кимүенә китерә торган вируслы авыру.

СПИД – булдырылган иммунитет дефициты синдромы – лимфатик системаның зарарлануы нәтиҗәсендә кеше организмының үз-үзен саклау көчләре кимүенә китерә торган вируслы авыру. СПИД авыруы вакытында иммунитет кими, һәм нинди дә булса кечкенә генә инфекция дә үпкәләрне, ми сүрүен, тирене, ашкайнату органнарын зарарлый.
ВИЧ үзлекләре
Вирус тышкы тирәлектә начар саклана, 57 градуска кадәр җылытсаң – үлә. Спирт, ацетон, эфир, фенол, формалин, лизол һ. б. вирусны тиз бетерәләр. Ләкин кипкән хәлдә яки бүлмә температурасында ул үзенең үзлекләрен 4-7 тәүлек саклый. 
Вирус йөртүче яки авыру кеше генә ВИЧ чыганагы була ала. Аның канында, кан ясалучы органнарында, спермасында, селәгәендә, тиресендә, күз яшендә, күкрәк сөтендә, арка мие сыекчасында, органнарында, тукымаларында ВИЧ була. Ләкин башка кешегә күчә торган ВИЧ канда, спермада һәм кайбер очракларда күкрәк сөтендә була. ВИЧ кан күчергәндә, органнарны күчереп утыртканда, укол ясаганда (наркоманнар пычрак инә кулланганда), медицина инструментларына стерилизация начар ясалганда күчәргә мөмкин. Ләкин ВИЧ башлыча җенси контакт вакытында күчә. Берничә җенси партнер булганда, бу куркыныч тагын да арта. Вирус шулай ук кайбер дезинфекция ясалмаган көнкүреш приборлары: теш щеткалары, кырыну приборлары, татуировка инструментлары һ. б. аша да йогарга мөмкин. Үбешү, уртак файдалану предметлары (ванна, бәдрәф, уенчыклар, телефон трубкасы, акча), төчкерү, савыт-саба аша ВИЧ йоктыру расланмаган. Кул кысып исәнләшү, авыру белән рәттән тору да зарарсыз. 
симптомнары
Авыруның билгеләре төрле булырга мөмкин. Вирус кандагы иммун күзәнәкләрен үтерә, һәм организм микробларга каршы тора алмый. СПИД кинәт кенә башланмый, вирус эләккәч, инкубация чоры 3 айдан 18 елга кадәр дәвам итә. Кайбер инфекция йоккан кешеләрдә авыру башланмаска да мөмкин. Авыруның башлангыч этабында кешенең массасы кими, муендагы умрау сөяге өстендә, култык астында, терсәк һәм ботларда лимфатик төеннәр зурая. Авыручыларның 70 процентында тире зарарлана, бит тиресе кубырчыклана; авыз, җенес органнарының лайлалы тышчасында эрен җыелу күзәтелә. Хәлсезлек, температура күтәрелү, төнлә тирләү күзәтелә. Соңрак авыруларның 50-60 процентында үпкә ялкынсынуы башлана, 30 процентында тиренең лайлалы тышчасында кан тамырларында, эчке органнардагы тоташтыргыч тукымада шеш барлыкка килә. Авыруларның 30 процентында үзәк нерв системасы зарарлана. СПИДны дәвалау авыр бара. Күпчелек очракта дәвалау яңа авыруларга каршы юнәлгән була. 
 профилактика 
Россия Федерациясендә “АнтиСПИД” программасы эшләнгән. Аның максаты – җенси юл белән СПИД таралуны кисәтү. Моның өчен:
– халыкка СПИД турында киң масштабта информация бирү; мәктәпкәчә учреждениеләрдә, мәктәпләрдә, махсус урта һәм югары уку йортларында җенси һәм әхлак тәрбиясе программалары кертү; 
– донорларны, наркоманнарны ВИЧка тикшерү; 
– ВИЧ инфекциясен йөртүчеләрне, СПИД белән авыручыларны дәвалау чараларын яхшырту; 
– ВИЧ йөртүчеләрне, СПИД белән авыручы кешеләрне, медицина хезмәткәрләрен хокукый һәм социаль яктан саклау; 
– СПИД буенча фәнни эзләнүләрне киңәйтү кирәк.
Район үзәк хастаханәсенең профилактика кабинеты.
 Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев