Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаризалар 1 февральгә кадәр кабул ителә

Мәгариф идарәсе БДИ-2020дә катнашу өчен гаризалар 1 февральгә кадәр кабул ителә, дип искәртә.

БДИда катнашучы тапшырырга ниятләгән предметларын гаризада язарга тиеш. Шул ук вакытта предметларның теләсә кайсы санын күрсәтергә мөмкин. Ике имтихан – рус теле һәм математика – агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәҗбүри булып тора. Аттестат алу өчен әлеге предметларны уңышлы гына тапшыру зарур.

2019 елдан чыгарылыш сыйныф укучылары математика буенча БДИ тапшыру өчен бары тик бер дәрәҗә – база яки профиль дәрәҗәсен генә сайлый алалар. Аттестаты булган узган ел чыгарылыш сыйныф укучылары математика буенча БДИда бары тик профильле дәрәҗәдә генә катнаша ала.

Агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучылар БДИ тапшыру өчен гаризаны уку урыны буенча бирәләр

Фото http://muslumovo.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1633205.htm алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама