Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гараж амнистиясе турындагы законга кул куелды

5 апрель көнне Владимир Путин “Россия Федерациясенең аерым за­кон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль законга кул куйды.

- Федераль законда РФ Шәһәр төзү кодексы гамәлгә кертелгәнче төзелгән гаражлар торган дәүләт яисә муници­паль милектәге җир кишәрлекләрен 2026нчы елның 1 сентябренә кадәр гражданнарга милеккә бирү өчен кирәкле документлар исемлеге һәм бушлай бирү тәртибе билгеләнгән, – ди ТР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Аерым алганда, әлеге гараж суд яисә закон тарафыннан каралган баш­ка тәртиптә сүтелергә тиешле рөхсәтсез төзелеш дип табылган очракта җир кишәрлеген бирүне алдан килешү ту­рындагы яисә җир кишәрлеген бирү ту­рындагы карарны кабул итү кире кагы­лырга тиеш.

– Моннан тыш, гаражларны файда­ланучылар һәм гараж милекчеләре го­муми файдаланудагы, гаражга илтүче җир участокларыннан ирекле һәм түләүсез файдалана ала, – ди ведом­ство хезмәткәрләре.

Гараж объектларына хокукларны рәсмиләштергәндә проблемалар килеп чыкмасын өчен, Татарстан Росреестры республика башкарма хакимияте орган­нарына максималь ярдәм күрсәтергә әзер, шул исәптән консультация һәм методик ярдәм.

Бердәм дәүләт күчемсез милек ре­естры мәгълүматлары буенча, Татар­станда гаражларга билгеләнгән, га­раж билгеләнешендәге 50 меңгә якын күчемсез милек объекты хоку­кына ия булучылар турында белешмә юк. Россиядә барлыгы 3,5 млн гараж исәпләнә. Бу санга рөхсәтсез төзелгән гаражлар кермәгән. Аларның саны ту­рында төгәл статистик мәгълүматлар юк.

Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X