Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гарантия вакыты күпме булырга тиеш?

Әлеге сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлегенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Евгения Чернова җавап бирде.

– Быел яз көне кибеттән фен сатып алган идем. Гарантиясе – бер ел. Дүрт айдан соң товарның төзек булмавы билгеле булды: фен кайнар һава өрдерми башлады. Кибеткә барып, товарны алыштырып бирүләрен сорадым. Миңа акчамны алырга тәкъдим иттеләр. Әмма миңа фен бик кирәк иде. Шунда ук булмаса да, фенны алыштырып бирделәр. Ләкин яңа фенның гарантия талонында ни өчендер элеккеге фенны (төзек булмаганын) сатып алган көнне күрсәттеләр. Мин моның белән килешмәдем. Кем хаклы?

Әлеге сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлегенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Евгения Чернова җавап бирде:

– “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ законы нигезендә кулланучы, товарның җитешсезлекләрен ачыклап, аны алыштыруны таләп иткән очракта сатучы (җитештерүче, вәкаләтле оешма яисә вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортер) андый товарны таләп ителгән көннән алып, 7 көн дәвамында алыштырып бирергә бурычлы. Сыйфатсыз товар яңа товарга алыштырылырга тиеш, ягъни кулланылышта булмаган товарга. Товарны алыштырганда гарантия вакыты товарны кулланучыга тапшырган көннән исәпләнә. Гражданлык кодексының 471 маддәсе нигезендә гарантия вакыты товарны сатып алучыга тапшырган вакыттан башлана (сату-алу килешүендә башкача каралмаган очракта). Гарантия вакыты чорында җитешсезлекләр ачыкланган товар урынына сатучы тарафыннан бирелгән икенче товарга элеккегесенеке кебек гарантия вакыты билгеләнә (сату-алу килешүендә башкача каралмаган очракта).  

Фото- Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев