Мөслим-информ

Галәмдәй зур йөрәк кирәк!

Иске Карамалы авыл җирлегендә тәрбиягә бала алучылар саны аз түгел. Җирлектә башкалар кайгысына битараф булмаган кешеләр яши.

Тәрбиягә бала алып үстерү өчен миһербанлылык, киң күңеллелек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларның бергә туплануы кирәктер, мөгаен. Күбәк авылында гомер итүче Зәнфирә һәм Радик Фатыйховлар шушы күркәм сыйфатларга ия. Шулай булмаса, алар өч бертуганга бу кадәр наз һәм ярату бирә алмаслар иде.
Зәнфирә дә, Радик та ишле гаиләләрдә үсә. Туганнар белән үзара дус-тату яшәргә, бердәм булырга кирәк дигән фикерне әти-әниләре балаларына ныклап сеңдерә. Зәнфирә белән Радик, гаилә коргач та, балалар тавышыннан яңгырап торган зур йорт турында хыяллана башлый.
– Тормыш иптәшем белән икебез дә – бер авылдан. Кечкенәдән бер-беребезне белеп, күреп үстек. Матур гаилә корып, ике балага гомер бүләк иттек. Улларыбыз Булат белән Разиф, үсеп, өйдән чыгып киткәч, тирә-юнь бушап калган кебек булды. Мин тәрбиягә бала алу турында уйлап йөри башладым. Радикка ничек әйтермен икән дип баш ватам. Ә ул үзе дә шундый уйлар белән яна булып чыкты. Аллага тапшырып, документлар туплый башладык,– дип искә ала Зәнфирә апа.
Документ эше, кәгазь мәшәкатьләре төгәл өч елга сузыла. Кечкенә генә күкрәк баласы алырга хыяллана Фатыйховлар. Без фаразлыйбыз, Ходай һәрнәрсәне үзенчә хәл итә, диләрме әле? Җиде айлык Алексейны алабыз дигәндә генә бәләкәчнең ике һәм алты яшьлек бертуган апалары булуы ачыклана.
– Бертуганнарны аермыйбыз, дидек. Кан туганнарны беркайчан да төрле якларга каерырга ярамый, алар бергә үсәргә тиеш. Яр Чаллы һәм Баулы шәһәрләрендәге балалар йортларына урнаштырылган өч бертуганны алып кайтканда күңелдә аңлатып булмаслык горурлык, канәгатьләнү, шатлык хисләре тантана итте. Ул вакыттан бирле алты ел гомер узган. Әлеге гамәлебез өчен үкенгәнебез булмады. Балалар өебезне янәдән шатлык, бәхет белән тутырдылар. Олыгаеп беткәннән соң әнисе белән янәдән ике мәртәбә беренче сыйныфка бардык. Алексейны үстергәндә йокысыз төннәр дә аз булмады. Җиде айлык сабый үзенә шактый игътибар сорый иде. Ләкин авыр вакытлар инде артта калды. Без беркайчан да балаларны үзебезнеке һәм кешенеке дигән төркемнәргә бүлеп карамадык. Һәрнәрсәне тигез итеп алабыз, ашау ягы да кысан булмады. Шөкер, табыныбыз ризыктан сыгылып тора, – ди Радик абый.
Ләкин, ни дисәң дә, кан үзенекен итәдер инде ул. Өйдән әйбер алып чыгып, урлашып интектерсәләр дә, тора-бара үгет-нәсыйхәт, тәрбия балаларның күңеленә изгелек орлыгы булып төшә. Үзләре үрнәгендә ихлас, игелекле, миһербанлы итеп үстерәләр балаларны Фатыйховлар. 
Озак еллар фермада савымчы булып эшләгән хуҗабикә бүген балалар карау белән мәшгуль. Ихата тулы мал – савым сыерлары, үгезләр. Җәйгелектә тавык-чебеше, казы-үрдәге өстәлә. Йортта һәрвакыт – чисталык, өстәлдә – кайнар аш. Радик абый – балта остасы. Йортны үз куллары белән салган. Гомумән, ихатадагы һәрнәрсәгә аның кулы тигән. Мунча булсынмы, каралты-курамы, мал йортымы – хуҗа аларга күңел җылысын да өстәгән. Агачка гына түгел, ташка, хәтта тимергә дә җан өрә белә Радик абый. Кулыннан эш килгән осталарның күңелләре нечкә була, диләр бит.
– Берара, “балаларны алып китмәсәләр ярар иде” дип, куркып яшәдек. Алексей гел кызлар кебек. Минем янда сырпаланып, “әнием” дип кенә тора. Мин аңа “Әмир улым” дип дәшәм. Балалар бакчасында исемен үзгәртеп эндәшкәнне яратмыйлар бугай. Ләкин татарча исем улыма ныграк килешә кебек. Балаларның һәрберсе кадерле, һәрберсе якын. Балалар авырганда алар белән бергә без дә “авырыйбыз”, алар елмайганда без дә сөенәбез. Алга таба да бербөтен булып яшәргә язсын, – ди хуҗабикә.
Зәнфирә белән Радик Фатыйховлар әби-бабай булырга да өлгергәннәр. Без барганда кунакка оныклары да кайткан иде. Кул эшләре, алмаз мозаикасы белән эшләнгән картиналар урын алган якты, иркен йортта һәркемгә урын җитәрлек. Күңелең генә киң булсын!

Лилия Шәймиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: