Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Галинадан – бавыр торты

Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова идарә эшләре белән генә түгел, хуҗалык, аш-су эшләре белән дә бик оста җитәкчелек итә. Галина Романовадан сезгә бик тәмле бавыр торты рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 750 грамм чамасы бавыр, уртача зурлыктагы ике суган, бер кишер, ике йомырка, 200 грамм сөт, ярты чәй калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), тәменчә тоз һәм борыч, 5 аш калагы он, майонез. 
Эш тәртибе: бавыр белән бер суганны иттарткыч аша чыгарабыз. Аннары бавырга йомырка, сөт, көпшәкләндергеч, тоз-борыч, он салып коймак куелыгындагы камыр туглыйбыз. Майланган табада уртача зурлыктагы коймаклар пешереп алабыз. Хәзер чират икенче суганга да җитте. Суганны турап, кишерне кыргычтан чыгарып, кыздырып алабыз. Суынгач 1-2 аш калагы майонез салып болгатабыз. Бавыр коймакларына эчлекне ягып, 5-6 катлы итеп торт формасында өябез. Өстен җаның теләгәнчә бизәргә була. Мин өстен укроп, петрушка белән бизим. 
Тәмле булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев