Галимнәр хатын-кызлар өчен иң яхшы илләр исемлеген төзегән
Хатын-кызлар үзләре өчен әһәмиятле булган берничә билге - илдәге яшәү дәрәҗәсе, медицина һәм хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча үз фикерен белдергән, дип яза "Татар-информ". Америка Кушма Штатлары тикшеренүчеләре хатын-кызлар өчен уңайлы илләр исемлеген төзегән, дип хәбәр итә "Известия". Бу хакта 80 илдә яшәүче 9 мең хатын-кыз арасында Америка галимнәре уздырган сораштырудан...
Хатын-кызлар үзләре өчен әһәмиятле булган берничә билге - илдәге яшәү дәрәҗәсе, медицина һәм хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча үз фикерен белдергән, дип яза "Татар-информ". Америка Кушма Штатлары тикшеренүчеләре хатын-кызлар өчен уңайлы илләр исемлеген төзегән, дип хәбәр итә "Известия". Бу хакта 80 илдә яшәүче 9 мең хатын-кыз арасында Америка галимнәре уздырган сораштырудан алынган мәгълүматлар сөйли. Сораштыруда катнашучылар хатын-кызлар өчен әһәмиятле булган берничә билге - илдәге яшәү дәрәҗәсе, медицина һәм хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча үз фикерен белдергән. Иң уңайлы ил булып Швеция аталган. Бу берникадәр дәрәҗәдә Швеция хөкүмәтенең хатын-кызларга карата алдынгы мөнәсәбәте белән бәйле. Рейтингның икенче баскычында - Дания, аннан соң Норвегия урнашкан. Шулай ук хатын-кызлар өчен уңайлы илләр рәтенә Финляндия, Канада, Австрия, Яңа Зеландия һәм Австралия дә кергән. Начар илләр рәтендә - Ирак, Пакистан, Боливия һәм Тунис.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев