Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Галимнәр гомерне озынайта торган ун гадәтне атады

Галимнәр - гомерне озынайту өчен, вакыт-вакыт волонтер булу кирәк, дип белдерә.

Галимнәр гомерне озынайтуда ярдәм итә торган 10 гадәтне билгеләгән, дип яза vistanews.ru.

Алар арасында - кул астында һәрчак теш чистарта торган җеп тотарга кирәклеге күрсәтелә. Әлеге җеп тешләр сәламәтлеген саклап кына калмый, йөрәк авыруларын да кисәтә. Машинада куркынычсызлык каешын эләктереп йөрү гадәте - юл-транспорт һәлакәтендә үлем очракларын киметә. Хайваннар белән еш аралашу исә стрессларны киметә. Аннан галимнәр - организмда витаминнарны арттыру өчен, көненә өч тапкыр яшелчә, җиләк-җимеш ашарга кирәк, дип саный.

Яшел чәй кан басымын төшерә һәм холестеринны киметә. Физик активлык йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта. Нерв системасына әйбәт йокы, туганнар һәм дуслар белән аралашу яхшы йогынты ясый.

Галимнәр - гомерне озынайту өчен, вакыт-вакыт волонтер булу кирәк, дип белдерә. Әлеге эшчәнлек яман гадәтләрдән котылырга һәм кәефне тәртипкә китерергә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X