Мөслим-информ

Гаиләләр – күбрәк, балалар – азрак

Ел башыннан җирлегебездә 50 яңа гаилә төзелде. Илленче пар булып Ләйсән һәм Илдар Минһаҗевлар гаиләсе теркәлде.

Гаилә коручылар саны быел, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 9 парга күбрәк. Шулай да балалар саны узган елдан кимрәк. Ярты ел эчендә җирлегебездә 74 сабый дөньяга килгән (узган ел – 75). Июньдә туган 9 баланың җидесе – гаиләдә беренче, берсе – өченче һәм тагын берсе – дүртенче бала.

Фото – http://muslumovo.tatarstan.ru/tat/foto.htm/photoreport/5389247.htm алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: