Мөслим-информ

Гаиләдә бар да фермер

Тойгелде авылында яшәүче Кәлимуллиннар гаиләсендә дүрт кеше, хөкүмәт гранты отып, сөт һәм ит терлекчелегенә нигез салган.

Тойгелде җирлегендә үз эшләрен башлап, аякларында нык басып торучы тәвәккәлләр күп. Алар арасында Кәлимуллиннар да бар. Моннан 11 ел элек сарыкчылык белән шөгыльләнә башлый алар. Гаилә башлыгы Мөдәрис Кәлимуллинның белгечлеге буенча зоотехник булуы да бу җаваплы адымга икеләнмичә алынырга ярдәм иткәндер. Сарыкларны биш еллап асрый Кәлимуллиннар. Терлекләр саны ул вакытта 150гә кадәр җитә. Озак та үтми, терлекчелекнең юнәлешен үзгәртеп, гаилә фермасы төзергә уйлый фермерлар.

– Киленебез Гөлгенә 2018 елда, “Башлангыч фермалар” программасына кереп, 3 млн сумга якын хөкүмәт гранты отты. Әлеге акчага 50 баш симертү үгезләре сатып алдык. Авылдан ерак түгел 1 гектар җир алып, ике-өч ай дигәндә блоктан торак төзеп куйдык, – ди гаилә башлыгы.

Бер елдан Руслан исеменә 7 млн сумнан артык хөкүмәт гранты отып, сөт терлекчелеген җәелдереп җибәрәләр. Мул продукт бирергә сәләтле голштино-фриз токымлы сыерлар белән кушылган кара-чуар токымлы таналар сатып алалар. Алардан туган бикәч бозауларны юнәлешле үстереп, сыерларның баш санын арттыралар. Беренче чорда – әле малларның баш саны артык күп булмаганда терлекләрне үз ихаталарында асрыйлар.

Кәлимуллиннарның барысы да фермер бүген. 2019 елда Мөдәрис тә, Рузалия ханым да хөкүмәт грантын отканнар. Герефорд токымлы таналар сатып алганнар. “Әлеге токым нәрсәсе белән кызыктырды?” дигән сорауга тәҗрибәле зоотехник мондый җавап юллады:

– Герефорд токымлы терлекләрнең ит чыгышы әйбәт була. Мәрмәр иткә сорау зур бүген. Тәмле булуы белән күпләрне кызыктыра ул. Тиз үсүләре белән дә аерылып торалар. 1200 граммга кадәр тәүлеклек үсеш бирергә сәләтле симертү бозаулары бер ел эчендә 450 килограммга кадәр җитә. Бозауларның 7 айга кадәр әниләрен имеп үсүен дә исәпкә алырга кирәк, – ди Мөдәрис Кәлимуллин.

Терлекләрнең баш саны арткан саен эш башлаучы фермерларга ярдәм итүне күздә тоткан республика программалары кысаларында өстәмә тораклар да төзиләр. Бүгенге көндә Кәлимуллиннарның гаилә фермасында терлекләрнең баш саны 201гә җиткән. Аларның 30ы – савым сыеры, 125е – таналар, 46сы – үгезләр һәм бозаулар. Сөтбикәләрне көтүдә йөртеп ашаталар. Терлек азыгы әзерләү өчен 170 гектар җирләре бар. Анда күпьеллык үлән үстерәләр. Печән әзерләү өчен техника эзләп йөрисе юк. “МТЗ-82” тракторлары, пресс-подборщик, роторлы “Виракс” чапкычы, ворошилка, прицеплары бар. Грант акчасына да шактый техника алынган. Күпьеллыктан печән белән сенажны үзләре әзерлиләр, фуражны сатып алалар.

Кәлимуллиннар бүген 370 килограмм тулай сөт җитештерә. Чималны үзләре эшкәртеп, экологик чиста һәм тәмле каймак, эремчек, катык житештереп сата башлаганнар. Продукция сатудан кергән акча азык запасын тулыландырырга, башка кирәк-яракка тотыла.

– Әти зоотехник булгач, терлекчелекнең һәр юнәлешен яхшы белә. Малларны ашату-тәрбияләү технологиясен дә өйрәтә, зооветеринария чараларын башкаруда да проблема юк. Дәвалауны, профилактик прививкаларны ясауны үзебез башкарабыз, – ди Руслан.

2012 елдан башлап 30га якын райондашыбыз “Гаилә фермалары”, “Эш башлаучы фермер”, “Агростартап-19” республика программалары кысаларында хөкүмәт грантына ия булган. Фермерлар нигездә сөт һәм ит терлекчелеге, кошчылык белән шөгыльләнә. Араларында ашлык җитештерүчеләр һәм балык үрчетүчеләр дә бар.

Әлфинур Ногманова.

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Тулырак: http://muslumirc.ru/news/stati/gaild-bar-da-fermer

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: