Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык медаленә Әмәкәйдән Шәриповлар гаиләсе лаек булды

22 июль көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Анда районның үрнәк гаиләләре чакырылган иде.

Ел саен бирелүче дәүләт бүләге - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык медаленә быел Әмәкәйдән Миләүшә һәм Мияссәр Шәриповлар гаиләсе лаек булды. Район башлыгы Рамил Муллин аларга медаль тапшырып, киләчәктә бүгенгедәй үрнәк шәхес булуларын теләде. Бу көнне шулай ук 40 елдан артык бергә гомер кичергән Зөлфия һәм Мирзахит Миннияровлар, әле яңа гына гаилә корган Ләйсән һәм Фәрхәд Шәмсиевлар да хөрмәтләнде. Чара матур җырлар, гаилә төшенчәсе турында эчтәлекле шигырьләр белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев