Реклама
Күбәк авылының "Палитра" рәсем түгәрәгендә шөгыльләнүче 5 класс укучысы Адилә Фатыйхова "Гаилә һәм мәктәп" журналы үткәргән "Табигать баласы" конкурсында "Табигать язмышы - безнең язмыш" номинациясендә җиңү яулады һәм Казан шәһәрендә узган бүләкләү тантанасында катнашты. Адиләнең укытучысы - рәсем укытучысы Гөлнара Вәлиева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз