Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаилә көне уңыеннан тәрбиягә бала алган гаиләләр очрашты

– Әни, кызым дип әйт инде миңа!  Әлеге сүзләрне йөз мәртәбә ишеткән Миләүшә тагын-тагын “кызым!” дип кабатлый. Шушы бер сүзне ишетергә тилмергән бала йөгереп килеп әнисенең кочагына сыена... 

       Җирлегебездә әти-әни назыннан мәхрүм калган балаларны сыендырган гаиләләр саны әз түгел. Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Мамадыш шәһәрләреннән, Әстерхан өлкәсеннән кайтып, 166 бала 76 гаиләдә гаилә җылысы тапты.
       – Тәрбиягә бала алган гаиләләрне чын мәгънәсендә олы йөрәкле кешеләр дияр идем. Йөрәк җылыңны шул балаларга бирә алганда гына гаилә тулы бөтен була. Гаилә җылысын бернинди приют та, мәктәп тә алыштыра алмый. Гореф-гадәтләр дә нәкъ менә гаиләдә саклана, тәртип төшенчәсен дә гаилә тәрбияли, – диде район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов “Мизгел” яшьләр үзәгендә узган гаилә бәйрәмен ачып. 
       Чарага тәрбиягә бала алган гаиләләр чакырылган иде. Яр Чаллы шәһәренең әти-әни тәрбиясеннән калган балаларны гаиләләргә урнаштыру үзәге җитәкчесе Галина Сатаева, үзәкнең педагог-психологлары, педагоглары һәм юристлар үзләренең киңәшләрен бирде.
       – Бала гаиләдә хезмәт күнекмәләре алырга тиеш. Бу бәхеттән баланы мәхрүм итәргә ярамый. Хезмәт – иң яхшы тәрбия чарасы. Хезмәттә тәрбияләнгән бала сәләтле дә, мөстәкыйль дә, рухи һәм физик яктан сәламәт тә була. Без тәрбиягә алты бала алдык. Бүген икесенең үз тормышлары. Калганнары безнең янда. Без шулар дип яшибез, – ди Иске Карамалы авылыннан Миләүшә Гәрәева. 
Гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учактыр ул. Биләүсәдә яткан нарасыйдан алып, инде буй җиткән егет-кызлар да яратуга мохтаҗ. Тәрбиягә алынган балаларның күзләрендә сагыш та, аларга тормыш матурлыгын, ярату бүләк иткән әти-әниләренә рәхмәт тә чагыла. Әмәкәй авылында Силүзә һәм Әбүләес Мурзиннар гаиләсендә тәрбияләнүче Наилә Халбутаева башкаруындагы “Әдрән диңгез” җыры бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр. Тойгелде авылында Әлфия Баһауова гаиләсендә тәрбияләнүче Алмаз Сираҗетдинов чыгышы да бик җылы кабул ителде. Районның балалар һәм сәнгать мәктәбендә белем алучы егетебез бер генә мәдәни чарадан да читтә калмый. Яр Чаллы шәһәреннән кайткан Алмаз бишенче елын инде җирлегебездә яши, шушында икенче әнисен, гаилә назын тапты. Әйе, беркемгә дә сер түгел: бала җылылык бөркелгән, үзара хөрмәт, кайгырту булган җиргә генә тартыла. Европа илләрендә балалар балигъ булгач, гаиләдән аерылып чыгып китәләр. Ике арада аралашу сирәгәя төшә. Бездә алай түгел. Балалардан хәбәр килми торса, әти-әниләр борчыла, кат-кат кәрәзле телефонга шалтырата башлый. 
       – Тәрбиягә алган Русланыбыз бүген Казанда, дүртенче курста укый. Ул чыгып киткәч, күңелсез дип, тагын бер малай алдык. Кешенеке диеп түгел, үзебезнеке дип карыйбыз. Аларны шатланып каршы алабыз, борчылып озатабыз, – ди Күбәктән Ризәлә Вәлиева.
        Лилия Шәймиева.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев