Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаилә көне уңаеннан мөслимлеләргә ромашка букетлары тапшырылачак

8 июль - Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. ЗАГС диварлары кысаларыннан чыгып, бу бәйрәм елдан-ел бөтен республиканы колачлый.

Россиядә 8 июльне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак 2008 елдан бәйрәм итә башладылар. Христиан динендә бу көн гаиләне һәм мәхәббәтне саклаучы дип ышанылган изгеләр - Петр һәм Феврония көне буларак билгеле. Бу изгеләр Владимир өлкәсенең Муром шәһәрендә җирләнгән, шуңа күрә Муромның үзендә 8 июльне гаилә һәм мәхәббәт көне итеп бәйрәм итү традициясе күптәннән барлыкка килгән. Сигез ел элек җирле халык аны Россия күләмендә үткәрергә тәкъдим итә. Бәйрәмнең билгесе итеп ромашка чәчәге сайлана. Мөслимебездә дә бу көн елдан-ел популярлык ала башлады. Бүген 16.00 сәгатьтә "Мизгел" яшьләр үзәге хезмәткәрләре "Искра" активистлар хәрәкәте белән берлектә Мөслим үзәгендә һәм "Пятерочка" супермаркеты янәшәсендә акция үткәрәчәк, матур парларга бәйрәмнең символы - ромашка букетлары таратылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев