Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Гаилә бәйрәме

Бәхетле гаиләләр "Мәхәббәт аланы"нда очраштылар.

Шимбә көнне “Кояшлы Ык” паркының “Мәхәббәт аланы”нда “Бәхетле гаилә” проекты кысаларында  гаилә бәйрәме узды. Бәйрәмне Мөслим мөхтәсибәте, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге  оештырдылар. Чарага озак еллар бергә яшәгән парлар, күп балалы гаиләләр һәм никахларын әле яңа гына рәсмиләштергәннәр чакырылган иде. 62 ел бергә гомер итүче Мияссәр абый һәм Люция апа Тәхәуовлар тату яшәүнең сере хезмәттә, җитешлектә, дип уртаклаштылар. Алып баручы кунаклар белән төрле уеннар оештырды, ак калфаклылар хуш исле үләннәрдән “бәхет чәе” тутыру буенча мастер-класс үткәрделәр. Чара  Җәмигъ мәчетендә, чәй өстәле артында дәвам итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев