Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаилә бәхете – бердәмлектә

24 апрель көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә “Гаилә – бәхет ачкычы” исемле бәйрәм үтте. Рухи-әхлакый үсеш елы кысаларында оештырылган беренче районкүләм чарага районыбызның үрнәк гаиләләре чакырылган иде.

Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Рамил Муллин сәламләде. Районның имам-мөхтәсибе Расыйх хәзрәт Каюмов гаилә әдәбе турында сөйләде, ир белән хатынның бурычлары хакында искәртте. Бәйрәмгә шәмаилләр ясаучы – Мөслим урта мәктәбе укытучысы Гөлназ Җәлилова да чакырылган иде. Гөлназ ханым шәмаил ясау тәртибен аңлатты, үзенең бу һөнәрне ничек үзләштерүе турында бәян итте.

Рухи-әхлакый үсеш программасы башка юнәлешләр белән беррәттән, мәхәббәт, тугрылык кебек гаилә кыйммәтләрен һәм демографик үсеш факторы буларак, күпбуынлы, күп балалы гаиләләр санын арттыруны максат итеп куя. Күпбуынлы дигәндә яшьләрнең, әби-бабай тәрбиясен алып, туганнары белән аралашып яшәве күздә тотыла. Бәйрәмнең төп кунаклары да әби-бабай тәрбиясен алган һәм үзләре дә әти-әниләре белән бер түбә астында яшәүче күпбуынлы, күп балалы гаиләләр иде.

Әмәкәйдән 29 ел бергә гомер итүче Гөлнира һәм Ирек Вәлиевлар 91 яшьлек әниләрен тәрбияли һәм гаилә ныклыгын да бердәмлектә күрә. Гаилә, үз балалары янына өч ятимне сыендырып, аларга да әти-әни назын биргән.

Мөслимнән Гүзәл һәм Рөстәм Җәлиловлар дүрт бала үстерә. Балаларның дүртесе дә бадминтон белән шөгыльләнә. Уллары Ленар белән Айнур Россия җыелма командасы составына кергән.

Мөслимнән Лилия һәм Илнар Закировлар кошчылык белән шөгыльләнә. Шәһәрдә үскән Лилия кечкенәдән авылда яшәргә, сыер саварга хыялландым, ди. Гаилә балаларына да хезмәт тәрбиясе бирә.

Тойгелдедән Лениза белән Вакыйф Ситдыйковларның балалары инде үзләре – әти-әни. Бәхетле гаилә формуласын Ситдыйковлар олыларны – олы, кечеләрне кече итә белүдә, игътибарлы һәм ихтирамлы булуда, дип исәпли.

Бәйрәмдә әлеге гаиләләр турында Мөслим телевидениесе әзерләгән сюжетлар күрсәтелде. Кунаклар тату яшәү, бәхетле булу, тәрбияле балалар үстерү серләре белән уртаклашты. Җыр-биюләр дә тынып тормады. Әлеге гаиләләрнең һәрберсе белән “Авыл утлары” газетасы һәм Мөслим телевидениесе аша якыннан таныштырырбыз.

Кичә райондашларыбызны үрнәк гаиләләр белән таныштыру максатыннан оештырылды. Шулай да чараның төп бурычы – яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, әхлак тәрбиясе бирү иде. Чара үз максатларына иреште кебек.

Римма Афзалова.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев