Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаилә бизнесы - ышанычлы кулларда

Метрәй авылының район үзәгенә якын булуы тарттымы, әллә инде урыны шундый булдымы – колхозлар таралып, терлекчелек тораклары бушап калгач, яңа эш башлаучы эшмәкәрләр җирлеккә килә башлады.

Метрәй авылының район үзәгенә якын булуы тарттымы, әллә инде урыны шундый булдымы – колхозлар таралып, терлекчелек тораклары бушап калгач, яңа эш башлаучы эшмәкәрләр җирлеккә килә башлады. Бүген Метрәй авылында гына да дистәдән артык фермер хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәр бар. “Миңнегалиев” гаилә фермасы да эшен, 12 савым сыеры һәм 50дән артык үгез алып, шул чорда ук башлап җибәргән иде. 
– Бүген савым сыерлары санын 70кә җиткердек. Бозаулар, симертүгә куелган үгезләр һәм таналар белән бергә терлек саны 200 башка җитеп килә. Җәйге чорда көнгә 900 литрдан артык сөт җитештердек. Һәр сыердан – уртача 13 литрга якын продукция, дигән сүз бу. Бүген сыерларның шактые ташланды, көнгә 500 литрга якын сөт савып алабыз. Ел башыннан 187 тонна сөт һәм 23 тоннадан артык ит җитештердек. Үрчем алу да начар, димәс идем. Быел берничә сыер игезәк бозаулар да китерде. Әле тагын 30лап буаз терлегебез бар, – ди гаилә фермасы җитәкчесе Рәшит Миңнегалиев. 
Нәсел яңарту, продукция җитештерү күләмен арттыру максатында да планнары бар җитәкченең. Киләсе язга ике нәсел үгезе һәм 30 баш буаз тана алып кайтырга исәплиләр. 
Гаилә фермасында бүген ике савымчы, сезонлы эшче, Рәшит абый һәм улы Ленар хезмәт куя. Эшчеләргә һәр айның 10сында – аванс, 25ендә хезмәт хакы биреп барыла. Кирәк кадәр ит һәм сөт алу мөмкинлеге дә тудырылган. Биредә ике елдан артык савымчы булып эшләүче Наилә Гайфиева хезмәт шартларыннан канәгать: 
– Ашату һәм тәрбия тиешенчә булгач, сөт тә бар. Сыерлар җәй көне көтүлектә йөри. Кышлату чорында рационда каралган азык һәм өстәмәләр бирелә. Маллар кардада да йөри, алларыннан печән, салам өзелми. Ә саву залына кергәч, фураж, тоз, акбур һәм башка витаминнар бирәбез. 
Терлекләргә азык җитәрлек әзерләнгән. Узган елдан калган 200 төргәк печән янына, өстәп, тагын 700 төргәк алып куйганнар. 200 тоннадан артык фураж алганнар. Былтыргыдан калган 100 тоннадан артык ашлыклары да бар. Саламны һәр елны “Авзалов” фермер хуҗалыгы ярдәме белән әзерлиләр. 
– Уңышын алгач, бодайның да, арпаның да саламын безнең өчен басуда калдыра Нияз Гаязович, рәхмәт аңа. 30-40 гектар җир булса, тагын да яхшы булыр иде дә. Терлекләрне ашату өчен җитәрлек азыкны шул җирдә үстерер идек, – ди Рәшит абый. 
Гаилә фермасында җи-тештерелгән көндәлек сөтне “Фаиза” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативыннан килеп алалар. Ә итне күбрәк Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә реализациялиләр, аерым кешеләргә саталар. Ит һәм сөт сатудан кергән акча күпчелек кредитларны каплау өчен тотыла. “Миңнегалиев” гаилә фермасы быел, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән бәйгедә җиңеп, грант отты. Әлеге финанс ярдәмен ул 100 башка исәпләнгән торак төзү өчен кулланган. Биредә сөтүткәргеч, ике тонна сыйдырышлы сөт суыту җайланмасы, ТСН урнаштырылган. Үз көче белән ит һәм сөт саклау өчен суыткыч та көйләп куярга ниятли фермер. Әлеге торакның гомуми бәясе 13 млн сум тәшкил итәчәк. Киләсе җәйдә терлекләрне лагерьда тәрбияләргә ниятлиләр. 264 кв.м. мәйдан биләүче лагерьны төзү төгәлләнеп килә. Җәен сыерлар шунда савылачак. 
Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләренә дә рәхмәтле гаилә фермасы җитәкчесе. 
– Барлык ветеринария чаралары, профилактика эшләре алар ярдәме белән үткәрелә, кирәкле анализларны да вакытында алалар, – ди Рәшит абый. 
Р. Миңнегалиевның уң кулы булган улы Ленар да көне-төне фермадан кайтып керми диярлек. Чөнки терлекчелек тармагы даими игътибар һәм контроль сорый. Ленар, әтисе белән бергәләп, шушы авыр йөкне тарта. 
– Эшебез авыр булса да, зарланырга вакыт юк. Үзем белмәгәнне әтидән дә сорыйм. Бүген инде гаилә фермабыз тулы куәтенә эшли. Проблемалар, кыенлыклар кайда да бар инде ул. Һәр көнне нинди дә булса уңышка ирешү, хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү яңа эшләргә рухландыра, – ди ул. 
Терлекчелектә зур тәҗрибә туплаган, авырлыклар алдында югалып калмаучы әтисеннән күп нәрсәгә өйрәнә Ленар. Өйрәнә генә түгел, төптән җигелеп эшли дә. Бергә тарткач, йөк җиңел шул ул. Димәк, гаилә бизнесы – ышанычлы кулларда. 

Фәридә 
Гайнетдинова. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев