Мослим

Гаилә бизнесы дәвамлы

Кошчылык белән шөгыльләнүчеләр җирлегебездә аз түгел. Шуларның берсе – хезмәте белән республикабызда танылу алган Дамир Шәңгәрәевне белмәгән кеше бик сирәктер.

Кошчылык белән шөгыльләнүчеләр җирлегебездә аз түгел. Шуларның берсе – хезмәте белән республикабызда танылу алган Дамир Шәңгәрәевне белмәгән кеше бик сирәктер. Үз эшен ике торакта чеби үстерү беләнбашлап җибәргән фермерның бүгенге көндә тугызынчы корпусы сафка басып килә, ике йомырка саклау склады бар. Тугыз бинаның дүртесенродительский, бишесендә тавыклар, бройлер үстереп, халыкка саталар.

– Эш башлаганда җитештерү тармагын бүгенге дәрәҗәдә киңәйтеп булыр дип уйламаган да идем. Ләкин максатым – зур кошчылык комплексы төзү иде. Үз эшебезне башлаганга 13 ел вакыт узды. Ул вакытларда фермер хуҗалыклары, кошчылык белән шөгыльләнүчеләр бик аз иде. Конкурентлар булмады диярлек. Тормыш иптәшем Люзия белән тәвәкәлләп башланган эш, шөкер, уңышлы һәм табышлы булды, – ди Дамир Шәңгәрәев.

Бүген йомырка тавыкларын апрель-май айларында Екатеринбург шәһәренең нәселле кош заводыннан алып кайталар. 160 меңнән артык йомырканың бер данәсе 280 сум торганын исәпкә алсак, бу күп чыгымнар сорый торган тармак икәнен аңлау авыр булмас. Бу тавыклардан инкубацион йомыркалар алып, алардан биологик материал әзерләнә.

– Әлеге процесс шактый катлаулы һәм четерекле. Эмбрион хәленә җиткергәнче бик күп процедура уза йомырка. Аннары бу эмбрионнарны гриппка каршы вакцина җитештерүче заводка озатабыз. Бер елга безнең “Чайка” фермер хуҗалыгында 12 миллион эмбрион җитештерелә. Киләсе елда бу күрсәткечне 20 миллионга җиткерергә планлаштырабыз. Быел халыкка 500 мең тавык, 120 мең бройлер, 2 миллионга якын чеби чыгарып саттык. Чебиләрне күпчелек фермерлар, тавык үстерүчеләр ала. Үзебезнең районныкылар гына түгел, республикадан, хәтта чит төбәкләрдән дә килеп алалар, – ди хуҗалыкның бөтен исәп-хисап эшен алып баручы Люзия Шәңгәрәева.

... 2005 елда Саклык банкыннан еллык 25 процент (!) белән кредит алып эшен башлап җибәргән райондашыбыз Вәрәшбаш авылыннан бирелгән иске ферма торагына карап: “Биредә заманча, яңа биналар булачак! Бер генә түгел, ә берничә!” дип ниятен күңеленә салып куйган. Ходайның “Амин!” дигән чагына туры килгәндер, бүген фермерның яңа биналарында заманча технологияле җиһазлар эшләп утыра. Германиянең “Хардман”, “Шпехт” җиһазлары тавык үстерү өчен кулланылса, Голландиянең “Принзен”ы йомыркаларны сортка аера, үлчи, төргәкли. Төркиядән кайткан “Агри” җайланмасы исә инкубаторлар станциясендә чебешләр чыгара. Дәүләтнең дә ярдәме булуын билгеләп үтә фермер. 40х60 программасы белән шактый чимал һәм җиһаз алганнар. 57 райондашыбыз эш урыны белән тәэмин ителгән. Алар аена 20 сумнан 50 мең сумга кадәр хезмәт хакы ала. Инкубаторда барлыгы 7 кеше эшли. Аларның эше аеруча җаваплы – температура режимын даими контрольдә тоту, йомырканың чеби дәрәҗәсенә җитү процессын күзәтү. Бер көндә чыгып бетүче дистәләрчә мең чебинең берсен дә югалтмыйча саклап калу зур төгәллек таләп итә.

– Кошчылык тармагын сайлап, эш башлаучылар саны елдан-ел арта бара. Мин моңа куанам гына. Чөнки нәкъ менә безнең ярдәм белән җирлегебездә ит җитештерү динамикасы да арта бара. Үз эшеңне башлап җибәргәндә түземлек, тырышлык, “тимер” нервылар һәм кешелекле булу кирәк. Безнең эштә ышанычлы партнерлар булу да мөһим роль уйный. Тавыклар өчен азыкны җирлегебездәге фермерлардан гына сатып алабыз. “Исламов”, “Авзалов”, “Нуретдинов” хуҗалыклары сыйфатлы ашлык белән тәэмин итә. Даими хезмәттәшлек булганда эшләве дә җиңелрәк бит ул, – ди Дамир Шәңгәрәев.

Республика халкын сыйфатлы һәм экологик яктан чиста продукция белән тәэмин итүче фермер башкарылганнар белән генә туктап чикләнергә җыенмый. Киләчәктә тагын берничә торак төзеп җитештерү тармагын тагын да киңәйтергә уйлый. Шәңгәрәевларның балалары да әти-әниләре юлын сайлаган. Гаилә бизнесын дәвам итүче уллары Алмаз һәм киленнәре Эльмира “Чайка” хуҗалыгында хезмәт куялар. Алмаз Мөслимдәге көнбагыш мае ясау заводы эшчәнлеге өчен дә җаваплы.

– Баштагы чорда көнбагыш мае халык өчен сатуга да чыгарыла иде. Ләкин бар нәрсәгә дә җитешеп бару мөмкин түгел. Вакыт, ни дисәң дә, җитми икән. Хәзер көнбагыш маен тавык-чебиләр өчен азык буларак кына ясый башладык, – ди Алмаз.

Фермерның кызлары – Казанда. Алар да тормыш иптәшләре белән кошчылык тармагына кереп чумган. Питрәч районының Надежкино авылында һәм Лаеш районында тавыклар үрчетә башлаганнар. Димәк, Дамир Шәңгәрәевнең эшлекле фикерләре һәм киңәш-тәкъдимнәре белән Казан арты районнарында да сыйфатлы йомыркага, экологик чиста тавык итенә тиенәчәкләр. Җирлегебезнең уңган, алдына зур максатлар куйган фермерына гына түгел, балаларына да сокланмый мөмкин түгел!

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: